Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.
25 июнь
Спорт сөючеләр
игътибарына
28 июньдә Мөслимдә йөгерү буенча Советлар Союзы рекордчысы Фәиз Хуҗин кубогына, “Авыл утлары” газетасы призына һәм район беренчелегенә җиңел атлетика ярышлары үткәрелә. Ярышлар район ял паркында көндезге 11 сәгатьтә ачыла. Заявкалар район газетасы редакциясендә һәм “Урожай” ирекле спорт җәмгыятендә кабул ителә.
Оештыру комитеты.
Уңган хезмәттәшләр
“Маяк” колхозы бозау караучылары Гамбәрия Фәсхиева һәм Һидая Фәттахова озак еллар бергә эшләү дәверендә аерылмас дусларга әйләнделәр, уртак уй-фикерләр, уртак омтылышлар белән яшиләр. Авыл хуҗалыгы фәне казанышларын, алдынгылар тәҗрибәсен даими өйрәнеп практикада куллану нәтиҗәсендә үзләре карый торган малларның таза һәп күп булып үсүләренә ирешәләр.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Фото Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев