Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Районыбызда 1970нче елның гыйнварында булган вакыйгалар.

1970 ел. 27 гыйнвар
Тормыш мул, бәхет түгәрәк
Өч яшьлек чагында әти үлеп, алты бала чирле әни кулында калдык. Әни һәм туганнарым авыл байларына, муллаларга ялланып эшләде. Өлкән абый Беренче бөтендөнья сугышына киткәч, семьябыз таркалу хәленә җитте. 1921 елда ачлык булды. Үлемнән саклап калу өчен әни мине Приют Шурандагы балалар йортына илтеп тапшырды. 
Г.Нургалиев. Мөслим авылы. 

3 февраль
105 процент!
“Правда” колхозы тавык караучылары Д.Харисова һәм Н.Шәмсетдинова елның беренче аенда квартал планын 105 процентка үтәде. Февральдә икенче квартал планын тормышка ашырачаклар. Яртыеллык план В.И.Ленинның туган көненә үтәләчәк.
К.Фәхразиева. 

Иң бәхетле көнем
1969нчы елның 10 марты – иң бәхетле көнем: мин Коммунистлар партисе сафына кердем. Балачагым сугыш елларына туры килде. 8 яшемдә әтием үлде, 13 яшем тулар-тулмас чакта сабан сөрә башладым. Эштән арып кайткач туйганчы ашарлык ризык та юк. Барсына да сугыш гаепле. Шул чагында бердәм тупланган Коммунистлар партиясе булмаса, миллионнарча сабыйларның гомерләре өзелгән дә булыр иде, бәлки.
Х.Абдуллин, Киров исемендәге колхоз.


Хөрмәтлиләр
Җиденче классны тәмамлагач биш ел колхозда тавык карадым. Аннары дуңгызчылыкка эшкә күчерделәр. Анда да яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Колхоз идарәсе яхшы эшләгәнемне искә алып, 1966 елны мине Сочига ялга җибәрде. Хәзер сыер савучы булып эшлим. 1969 елда колхоз идарәсе һәм партком бик яхшы алты почмаклы йорт салдырып бирде. 
Р.Абдуллина,
Калинин исемендәге колхоз. 


Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото "Мөслим-информ"архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев