Бу көнне
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1970 ел, 6 октябрь
Мәктәптә бәйрәм
1 октябрьдән кичке мәктәптә укулар башланды. Яңа уку елы башлану уңае белән тантаналы җыелыш оештырылды. Сүзне кичке мәктәп директоры Ә.Гәрәев алып, биредәгеләрне уку башлану белән чын күңеленнән котлады һәм тирән эчтәлекле доклад ясады. Укучы Айгельдин иптәшләрен яңа үрләр яуларга чакырды.
КПСС райкомы секретаре иптәш Д.Х. Хиялиев тәбрикләү сүзе белән чыкты. Җыелышның тантаналы өлешеннән соң укучылар беренче дәрескә таралыштылар.
Уку елында зур уңышлар телибез сезгә, укучылар.
А. Хәйретдинов.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев