Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елны булган вакыйгалар кабатлана
14 декабрь. Кырлар сый ала
Колхоз партия оешмасында узган отчет-сайлау җыелышларында, механизаторлар киңәшмәләрендә алдагы уңыш турында кайгыртуның, шул исәптән кырларга ашлама чыгаруның тиешенчә оештырылмавы тәнкыйтьләнгән иде. Моннан нәтиҗә ясалып, шул көннәрдә үк бу эшне башкару буенча Илдар Моратшин җитәкчелегендә махсус звено төзелде. Кырларны ашлау буенча уздырылган айлыкта коллектив, көн саен 200-280 тонна ашлама чыгарып, җиткерелгән заданиене 5000 тонна урынына 6300 тонна итеп үтәде. Бу звено членнарының, бигрәк тә Нурфаяз Хөсәенов, Флүс Исламов, Рамил Биктимеров, Рамил Сибаев иптәшләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
И. Мөхәммәдиев,Куйбышем исемендәге колхоз агрохимигы. башкарма комитеты секретаре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев