Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
Һәркем өлеш кертә
Калинин исемендәге колхоз дәүләткә сөт сатуның еллык планын вакытыннан элек үтәде. Моңа шәхси хуҗалыклар да зур өлеш кертте. Быел сыер асраган һәр гаиләдән 750 килограмм продукция сатып алу күздә тотылган иде. Шәхси хуҗалыклардан бүгенге көнгә уртача 1325 килограмм сөт сатып алынды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 421 килограммга артык. Сөт җыюны Метрәй авылыннан пенсионер Зәкия Шәехова башкара. Ольгино авылы сөт җыючысы Валентина Лапшина хакында да бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә.
Р. Миргалимова, Метрәй авыл Советы башкарма комитеты секретаре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев