Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

14 октябрь. Техника сафка баса

Эштән бушаган һәр төр авыл хуҗалыгы машинасын яхшылап юып, аерым-аерым урнаштырдык. Әйтик, культиваторлар бер рәткә тезелсә, алар артында чәчкечләр, сабаннар урын алды. Комбайн-тракторлар да төренә карап сафка басты. Бүгенге көнгә алты чәчкеч ремонтланды. Унсигез таккычның уникесе төзәтелеп кышкы саклауга урнаштырылды. Дистәләп культиватор көйләнде. Парктагы 210 тырманың яртысы, ремонтланып, саклауга куелды. Техниканы сафка бастыруда тимерче М. Хафизов, эретеп ябыштыручы Р. Нәбиев иптәшләрнең өлеше зур.

М. Хәсәнов, Яңа Сәет бригадасы механигы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев