Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.
1989 ел, 23 май
Чәчүлекләр тәрбия ала
Шикәр чөгендере бездә ел саен мул уңышы белән сөендерә. Быел да бу культураның һәр гектарыннан 250 центнер уңыш алуны максат итеп куябыз. Татлы тамыр хуҗалыкта 190 гектар били. Чәчкәннән соң ике тапкыр тырмалап чыгарга өлгердек. Инде үсентеләр тишелеп килә. Бүген-иртәгә рәт араларын эшкәртәчәкбез.
Сабан ашлык мәйданнарын тәрбияләү дә күз уңында. Аларга чәчкечләр ярдәмендә минераль ашламалар кертәбез, тырмалыйбыз. Бу агрочараны 1000 гектар чамасында үткәрдек. Гомумән, игенчеләребез бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан 30 центнер ашлык җыеп алу өчен кирәк булганның бөтенесен дә эшлиләр.
Т.Фазуллин,
“Урожай” колхозының баш агрономы.
Мөмкинлекләрне – эшкә!
Соңгы бер атна эчендә район буенча һәр сыердан көнлек савым 0,9 килограммга күтәрелде. Шушы ук чорда М.Горький, Киров, Калинин исемендәге колхозлар, “Үзәк” совхозы һәм “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы 1,7-1,3 килограмм үсешкә иреште. Болары билгеле, уңай күренеш. Әмма сөт җитештерүне арттыру мөмкинлекләре тулысынча эшкә җигелми әле. Аерым алганда, күрсәткечләрдәге зур аерма тармак үсешенә аяк чала. Мәсәлән, сигез хуҗалык район дәрәҗәсеннән нык калыша. Сөт җитештерүдә күләм һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен уңай шартлар туды. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, тармакның барлык терлекчеләре алардан тулы файдалану турында кайгыртырга бурычлы.
Фото – «Мөслим-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев