Бу көнне
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.
1989 ел 8 май
Яртыеллык үтәлде
КПССның XXVII съезды һәм XIX Бөтенсоюз партия конференциясе карарларын тормышка ашыра барып, “Урожай” колхозы терлекчеләре сөт әзерләүнең яртыеллык планын 4 майга ук үтәп чыктылар. Дәүләткә планда каралган 9200 урынына 9500 центнер яхшы сыйфатлы продукция озатылды. Бу уңышларга ирешүдә коммунистлар Ф.Галиев, Г.Садриев җитәкләгән Тат.Бүләр һәм Яңа Сәет фермалары коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр. Ярыш алдынгыларыннан Н.Мәдишина, Г.Хәбибуллина, Н.Низамиева, Р.Закирова, С.Хәкимова, О.Исәнбаева, М.Рәхимова, С.Исәнбаева, Г.Дәүләтова, В.Галимова һәр сыердан дүрт айда 1835-1463әр килограмм сөт савуга ирештеләр. Мөмкинлекләрне исәпләгәннән соң, беренче яртыеллыкта планнан тыш 4600 центнер сөт сатарга булдык.
М.Сәлахов,
“Урожай” колхозы председателе.
Ярдәмнәрен тоеп
Ташъелга авылына фельдшер булып килүемә тиздән ун ел була. Шушы чорда мин һәрдаим хуҗалык җитәкчеләренең олы ярдәмен тоеп эшлим. Мисал өчен, донор аен алыйк. Бу эшне берүзең генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Чөнки дистәләгән кешене эштән аерып, үзәк больницасына алып барырга кирәк. Элеккеге бригадир Мөхәммәтгали Галимов беренче ярдәмчем булды. Кан бирергә теләүчеләрнең исемлеген алып, эштән азат итте, кирәк булса транспорт белән дә тәэмин итте. Шул ук вакытта ул үзе дә актив донор иде. Таһир Фазлыев, Әбелфатих Зыязов та бу мөһим чарада теләп катнашты. Хәзерге бригадир Разин Каюмов быел 40нчы тапкыр бушлай кан бирергә әзерләнә.
Н.Бәдретдинова,
Ташъелга фельдшерлык пункы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев