1973 ел вакыйгалары
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
13 февраль
Эшче һәм авыл хәбәрчеләренең район слеты
10 февральдә эшче һәм авыл хәбәрчеләренең район слеты узды. Анда “Авыл утлары” газетасы редакторы Ф.Садриев “1973 елгы план- заданиеләрне һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә район матбугатының роле турында” доклад белән чыкты. Редакция каршындагы хәбәрчеләр советы һәм штаттан тыш бүлекләр составы расланды. Иң яхшы хәбәрчеләргә, матбугат таратучыларга таныклыклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Слетта стена газеталарына конкурс уздырылды.
Стартка, мәргәннәр!
“Авыл утлары” газетасы призына ату ярышларыүткәрү матур гадәткә әверелде. Былтыр мәргәннәр ярышында 43 командага берләшкән 192 спортчы катнашты. Район культура бүлеге хезмәткәре Л.Минһаҗева, КПСС райкомы работнигы К.Кондратьева, бертуган Тимербай һәм Таһир Галиевлар шәхси беренчелеккә ярышларда матур күрсәткечләргә ирешәләр. Быелгы ату ярышлары Совет Армиясенең 55 еллыгына багышлана.
В.Кондратьев, ДОСААФның район комитеты председателе.
15 февраль
Киң колач белән
“Авангард” колхозы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә хәзерлекне киң җәелдерделәр. Кар тоту кызу темплар белән бара. Бу эштә сигез трактор катнаша. Кар тоту икенче катка башланды. Көл, кош тизәге җыйнау буенча махсус звено оештырылды. Аларга Шуран сигезьеллык мәктәбе укучылары да булыша. 115 центнер көл, 234 центнер кош тизәге җыйналды.
С.Фәтхиев.
20 февраль
Яңа чемпионнар
Совет Армиясенең 55 еллыгына багышлап үткәрелгән “Авыл утлары” газетасы призына ату ярышларында 36 команда һәм 160 якын спортчы катнашты. Дилбәр Вильданова – беренче, К.Кондратьева – икенче, Л.Минһаҗева өченче урында. Ирләр арасында М.Зәйнуллин җиңде. А.Выборнов – икенче, “Авангард” колхозыннан П.Петров өченче булды. Командалар арасында КПСС райкомы спортчылары пьедесталның югары баскычына басты. Мөслим Һәм Симәк урта мәктәпләре командалары – икенче-өченче урыннарда.
Х.Алмаз.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев