Үткәннәргә сәяхәт
Шәхси музей хуҗасының эстетик, мәдәни яки фәнни кызыксынуларын чагылдыра.
Музейларга гына хас булган искә игътибар иткәнегез бармы? Моны кемдер искелек исе дияр, ә мин аны хәтер, тарих исе дип атар идем. Баекта яшәүче Әхәт абый Солтановның ишегалды үткәннәргә алып кайта. Әхәт абый үз ихатасында музей булдырган. Биредә үзенчәлекле фикер йөртүче кешеләр яшәве ихатага кергәнче үк аңлашыла: Солтановлар ихатасы каршындагы кое да самавыр формасында ясалган. Музей өчен экспонатларны Әхәт абый ике ел элек туплый башлый. Иң элек ул аларны авыл клубына дип җыя, ләкин, аерым сәбәпләр аркасында, музей ихатага күчә. Бу вакыт эчендә биредә шактый гына кызыклы әйберләр тупланган.
– Кемгә керәм, кайда нинди әйбер күрәм, шуннан алып кайтам. Китереп тә бирәләр. Кайсын сатып алам, кайсын әйбергә алыштырам. Металл базаларыннан да алып кайтабыз, – ди Әхәт абый.
– Монысы – сугышка кадәр Германиядән Гәрәй бабай Кәримуллин алып кайткан граммофон. Белгечкә алып барып рәтләтәсе бар, шуннан соң музыка тыңлап булачак. Пластинкалары да күп, – дип, музейның аерым экспонатлары турында сөйли ул. Борынгы сәгатьләр дә бар. Берсе – 1918 елгы. Күбесенең чыгарылган елын төгәл әйтеп булмый. “Бер борынгы самавырны карлы буранда башка шәһәргә барып алып кайттык. Буран бик куркыныч булып истә калган. Исән-сау кайтып җитә алырбызмы дип, бик борчылдым. Шөкер, кайтып җиттек”, – ди Әхәт абыйның тормыш иптәше Финирә ханым.
2016 елда Солтановларга зур кайгы килә. Үзләре шәһәрдә булганда, ут чыгып, йортлары бөтенләй янып бетә. Ут ихатадагы гаражга да күчә. Янгынның нәрсәдән чыкканын белмиләр. Бу фаҗигадән соң Әхәт абый инфаркт кичерә, йөрәгенә операция ясыйлар. Шуңа күрә Фәнирә апа хәзер юлга чыкканда иптәшен үзен генә җибәрергә курка, һәрвакыт янына утырып йөри. Янгыннан соң алар каршы йортта – улларында яшәп тора һәм дүрт ай эчендә яңа йорт җиткереп керә.
Музей ике бүлмәне били. Әхәт абый әле өченче бүлмә дә булдырырга уйлый. Анда агач ат арбалары, “уфалла” арбасы, талдан үрелгән бишек, ятьмәле карават урнаштырырга планлаштыра. Музейга керү белән, элекке күлмәк һәм чигүле алъяпкычка күзем төште. Киемнәр Финирә апаның әнисенеке икән. Әби исән-сау, 93 яшен тутырган. Совет армиясендә хезмәт итүчеләр формасы да эленеп тора. Язуына ышансаң, Гәрәев фамилияле сержантныкы булган. Музейда төрле типтагы элекке телефоннар да бар. Кайчандыр алар аша аралашканнар, фикер алышканнардыр. Бүген алар – музей экспонаты гына. Хәер, Әхәт абый әйтүенчә, кайберләрен линиягә тоташтырсаң, һаман эшли икән. Кайнарга куеп һәм күмер белән җылына торган үтүкләр, чигү машинасы, борынгы китаплар, гармуннар, 1932 елгы агач чаңгы, агач чаналар, үлчәүләр, герләр, сепараторлар – әллә нинди кызыклы экспонатлар бар Әхәт абыйның музеенда. Тарих белән кызыксынучылар биредә, һичшиксез, үзенә күп мәгълүмат туплый алачак.
Ләйсән Сабирова
Ләйсән Сабирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев