Түбәтәең тирән соң, иң матурын кигәнсең
Кәләш бирнәсенең аерылгысыз бер өлеше – һичшиксез, түбәтәй. Кыз сорарга килгәндә – булачак кияүгә, килен булып төшкәндә, кайнатага түбәтәй кидерү гадәте хәзер дә яши
Түбәтәй – үз иясенең инсафлылыгын, дингә бирелгәнлеген күрсәтә торган баш киеме дә. Менә шуңа күрә дә халыкта диндар кешеләргә карата “ул түбәтәй белән туган” дигән әйтем кулланыла.
“Түбәтәй” сүзе төрек телендә “өс, түбә” дигәнне аңлата һәм ул бик борынгы баш киеме саналырга хаклы. XV-XVI гасырларда ясалган стена рәсемнәрендә үк түбәтәй формасындагы баш киемен күрергә мөмкин. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганстанда, Иранда, Төркиядә кияләр. Идел буе татарлары, башкортлар да аны үз иткән.
Түбәтәй ислам динен тотучы төрки халыкларда ирләрнең эчке баш киеме булып санала. Аның ике төре бар. Ярымшар формалысы борынгырак төре санала. Казан артында аны “такыя” дип йөрткәннәр, мишәрләр “кәпәч” дип атый. Яшьләрне никахлары белән: “Такыяң котлы булсын!” – дип котлаганнар. Такыя дүрт ялгаудан тегелә. Формасын сакласын, һава йөрсен өчен, юл араларына ат ялы яисә шнур тыгып калдырып, башлык сымак сырып тегелә.
Галимнәр такыя-түбәтәйне борынгы яугирләр шлем эченнән кигән дип саный. Шул сәбәпле, малайларга 3-4 яшьтән үк түбәтәй кидерә башлаганнар. “Тартарика. Этнография” атлас-китабында XVIII йөз-XIX йөз башы такыяларының түбәсе очлаеп торуы, ә ХIХ йөз ахыры-ХХ йөз башы түбәтәйләренең ярымтүгәрәкләнеп килүе әйтелә.
ХХ йөзнең 60нчы елларында кара бәрхеттән яссы түбәле, каты кырлы итеп эшләнгән түбәтәйләр – кәләпүшләр модага керә. Аны яшьләр, интеллигенция вәкиләре аеруча яратып кия. Ул күбрәк бәрхет, вильвет тукымадан тегелә. Галимнәр кәләпүшнең төрекләр кия торган фәстән килеп чыгуын фаразлый, чөнки бу чорда татарларның Төркия белән багланышлары көчәя.
Һөнәрчеләр кәләпүш-түбәтәй белән кәсеп итүне бик тиз эләктереп ала. Яңа төрле тукымалар, төрле бизәкләр кулланып, түбәтәйнең әллә нинди төрләрен уйлап табалар. Бизәксез, бер төсле тукымадан тегелгән гади түбәтәйләрне өлкән буын яратып кигән. Ачык төстәге чигеп эшләнгәннәрен яшьләр үз иткән.
Кисек конус рәвешендәге кәләпүшләр киенүдә шәһәрчә стиль йогынтысында таралыш ала. ХХ гасыр башында төшерелгән фотолардагы өс киемнәренә игътибар итсәк, бу чорда татар эшмәкәрләре, затлы-зыялы татар ирләре киемендә кара казаки, кара түбәтәй популяр булуын күрербез. Байлар, татар сәүдәгәрләре исә энҗеле, алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән кыйммәтле түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.
Кайбер шәһәр малайларында ыргак белән вак сәйләннән бәйләнгән бәйрәм түбәтәе дә булган. Бу төр түбәтәйләр рус мәдәнияте тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
XIX гасыр башында түбәтәйләрнең өслекләре дулкынсыман чәчәкле композиция, геометрик мотивлар белән чигелә. XIX гасырның икенче яртысында түбәтәйләрнең түбә өлешендә чәчәк бәйләмле зур 3-4 бизәк урнаштырыла башлый. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башларына инде алар урынына кечкенә, гади, аерым-аерым урнашкан гөлләмәләр кулланыла. Шул рәвешле түбәтәйләрнең уникальлеге дә югала бара, аларның бәясе төшә.
Гади түбәтәйләр халыкның тормыш-көнкүрешенә шулкадәр үтеп кергән, аларны хәтта уеннарда да кулланалар. “Түбәтәй” уенында катнашучылар түгәрәккә баса. Җырлыйҗырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра). Уен шулай дәвам итә. “Түбәтәйле” уенында уртага катнашучылар санынча урындык, аларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли баса һәм көй башлануга бииләр. Көй туктауга, түбәтәйләрен киеп, урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга.
Икенче мәртәбә уйнаганда бер урындык алына, уйнаучылар саны артыграк була. Соңыннан бер урындык, ике уенчы кала. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез уенчы җиңүче итеп билгеләнә.
Халык телендә “түбәтәй җыю” дигән әйтем дә бар. Ул эштә, юлда кешедән артта калганда көлеп, ирония белән әйтелә. Сабан туенда чабышларда артта калып, алдагыларның башларыннан очкан түбәтәйләрен җыеп кайту, ягъни артка калуның оятын яшерү өчен бер сылтау табу, аны башка эш белән каплау мәгънәсенә ия.
XIX-XX йөзләр чигендә өс киеменең европалашуы башлана һәм ул XX йөз урталарына татар халкы көнкүрешеннән традицион баш киемен кысрыклап чыгара. XX йөз ахырындагы милли-мәдәни яңарыш нәтиҗәсендә этник символларның берсе булган түбәтәй көнкүрешкә әйләнеп кайтты. Хәзер инде аны бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да киеп йөрүче ир-егетләр күп.
Гөлназ Сәфиуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев