Тапкан – кияр ике ыштан...
Әбиләр сандыгында ыштан-чалбар үзенчәлекле үрын алып тора. Өлгесе ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен бер булган ыштан безнең халыкның тормыш-көнкүрешенә, ягъни идән-сәкегә аяк бөкләп утыру өчен җайлашкан. Чалбар исә соңрак килеп кергән
Ботларга киелеп, гәүдәнең билдән түбәнге өлешен каплап тора торган, аяк йөзенә кадәр озын яки тезгә чаклы ике балаклы, чалбар астыннан киелә торган эчке кием, кальсон ыштан дип атала. Ул борынгы төрки телдәге “иш тон” – “эчке кием” мәгънәсендә йөри. Элек аны өй шартларында мамык, җитен, киндердән сугылган яки Урта Азиядән кайтартылган буйлы алачадан теккәннәр. Мондый тукыма гадәттә ачык зәңгәр, ак, ачык кызыл, сары җепләр белән буйлап тукылган булган. Ирләргә ефәктән тегелгән ыштан кияргә шәригать кушмаган. Казан арты һәм Урал алды татарларында яшь кияүләр һәм яшь ирләр алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан туй киеме буларак эшләнгән ыштаннарны да яратып кигәннәр.
XIX гасыр ахырына кадәр татарларда төпле ыштан киң кулланылышта булган. Ыштанның мондый төре гомерләрен күчмә тормыш белән ат өстендә үткәргән халыкларга хас кием санала. Шунысы кызык: мондый төпле ыштаннарны татарлар гына түгел, мари, мордва милләтеннән булган кешеләр дә кигән. Балак өлешенә, хуҗасының гәүдәсенә яраклы рәвештә, клин-кисәк кушып теккәннәр. Ыштанның төбе турыпочмаклы материалдан өстәлгән. Аның өчен башка төстәге калынрак материал алынган. Ыштанның бил өлешенә төп өчен кулланылган тукымадан бөрмә тегелеп, аның эченә бау кертелгән. Киндер тукымадан тегелгән мондый ыштаннарны “киндер ыштан” дип тә атап йөрткәннәр.
Кышын кия торган ыштанны туладан – сукнодан теккәннәр. Аларны шуңа күрә “тула ыштан” дип атый торган булганнар. Ул да төпле итеп тегелгән. Бу төр ыштаннар, башлыча, кышын урман кисү эшләрендә, ерак юлга чыкканда киелгән.
Тула ыштанның тар балаклылары да булган. Алары “тула чалбар” дип аталган. Бик салкын кышларда тула ыштан эченнән киндер яисә киҗе мамык җепләрдән, йомшаграк итеп тукылган тукымадан тегелгән төпле ыштан кигәннәр.
XIX йөз ахырында ирләр гардеробында кара төстәге фабрика тукымасыннан Европа өлгесенә яраклаштырылып тегелгән чалбарлар урын ала башлый. Галимнәр фикеренчә, “чалбар” сүзе төрки телләргә фарсы теленнән кергән. Татар сөйләшләрендә аның “шалавар”, “шалуар”, “шалбар” вариантлары бар. Чалбарның аякны каплый торган өлеше – балак, билне буып торган өлеше чалбар путасы дип йөртелә.
“Чалбар” төшенчәсе белән бәйле рәвештә, татар телендә галифе (балагы тезгә сыланып торган, югарыга таба бик киң итеп тегелгән, итек белән кия торган гәләфи чалбар), XIX йөздә модада булган панталон (бот һәм аякны кысып торган бик тар чалбар), рейтуз (атка атланып йөргәндә кию өчен, аякларга сыланып торган тар чалбар), шортик (тездән югары, кыска чалбар), шаровар (юка материалдан тегелгән, биле һәм балак очлары бөрмәләп эшләнгән озын киң чалбар), ыштан төшенчәләре дә кулланылган.
Чалбар тегү осталары да булган. Аларны чалбарчы дип йөрткәннәр.
Чалбар, ыштан сүзләре күчерелмә мәгънәдә дә телебездә бик актив кулланылган. Шунысы кызык: аларның барысы да диярлек тормыштагы тискәре күренешләргә карата әйтелгән. Мәсәлән, искелек тарафдарлары – кадимчеләр киң, озын чабулы, озын җиңле туннар, киң, кыска балаклы чалбарлар кигәннәр. Нәкъ менә шулар җәдитчеләрне тар чалбар дип йөрткәннәр. ХХ гасыр башында европалашкан кайбер татар яшьләренең, “культурный булабыз” дип, балакларын җирдән сөйрәп, пычрак ташып йөрүләренә – чалбар балагы туздырып йөри, редакцияләргә килгән әсәр-мәкаләләрне үзләренә ничек кирәк, шулай “редакцияләп”, танымаслык дәрәҗәдә бозып бастыру хакында чалбар балакларын киң, җиңнәрен балак ясап дигәннәр. Эштә тик утыручылардан, озак утырып-язып, гыйльми иҗат эше белән генә шөгыльләнүчеләрдән “чалбар төбе шомартучылар” дип көлгәннәр. Ә кушканны үтәргә ике кулын салындырып басып торган, команда булу белән йөгерүчеләргә карата “кулларын чалбар җөендә генә тота” дигән гыйбарә кулланылган. Элек сөннәтче бабайларның малайларны “сиңа яңа чалбар үлчәп тегәбез” дип алдаулары турында “чалбар үлчи” дигәннәр. Ирләргә охшыйм дип, урамга ыштаннан гына чыккан ирдәүкә хатын-кызга карата ишарәләп – “ыштанлы тавык”, революцияне бары тик барын да җимерү, вату-кыру дип кенә белеп, ялангач корсакка наган тагып, дәһшәт салып шартлатып йөрүчеләргә карата “ыштансыз билгә каеш буу” гыйбарәсе булган. Халкыбызның җор теле бернәрсәсез калуны – ыштансыз калу; беркатлы, үтә юмарт яки куштан кешене – ыштансыз кеше, оятсызланып, үзен йөгәнсез тотучыны ыштансыз кылану, ди. Һичнәрсәне тота белми, кешегә яхшылык итәм дип, үзенә зыян эшли торган кешене дә өнәми: актык (соңгы) ыштанын салып биргән, ди. Булдыксызларга карата башка – ыштан, аякка – бүрек; үз өендә ыштан кисмәгән, кеше өендә чикмән кискән; ыштаны юк ил гизәр кебек мәкаль-әйтемнәр бар.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев