Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Кулъяулыгым – сөю билгесе

Кызлар сөйгәнен көтү вәгъдәсе буларак егетләргә кулъяулык тапшырган.

Кулъяулык – гадәттә кесәдә йөртелүче кечкенә махсус яулык. Без аның белән борынны, битне, кулны сөртергә күнеккән, хатын-кызлар аны кечкенә сумкада, ирләр костюм яки чалбар кесәсендә йөртә. Гигиена предметы буларак кулъяулык борынгы Ассириядә барлыкка килгән һәм пергаменттан эшләнгән. Кытайда ул кәгазьдән ясалган. 
Кулъяулык турында беренче мәгълүмат безнең эрага кадәр булган III гасырга карый. Аны грек аристократлары һәм Рим патрицийлары кулланган. Ул вакытта кулъяулык “сударий” дип аталган, “тир сөртү өчен яулык” мәгънәсендә йөргән. Аннан соң аны “орарий” (авыз өчен яулык), Урта гасырларда “фаццалетто” (бит өчен яулык) алыштырган. XIII-XIV йөзләрдә кулъяулык Франциядә популярлаша. Монда аңа “ле мушуар” (французча “чебен” сүзеннән) атамасы тагылган, күрәсең, ул чебен куу өчен дә файдаланылган. Тора-бара Европаның башка илләренә таралса да, кулъяулык өстен катлам кешеләре генә куллана ала торган, төрле үлчәмдә йөргән предмет булып калган. 1784 елда Людовик XVI указы нигезендә кулъяулык квадрат формасын ала. 
Россиягә Европа мәдәниятен алып килгән Петр I кулъяулыкны махсус боерык белән кулланылышка керткән. Аның үлчәме туку станогы киңлегендә – 40x40 сантиметр булган һәм “утерник” яки “утиральник” дип аталган. Совет чорында челтәр читле кулъяулык йөртү мещанлык билгесе саналган. Кайбер халык биюләрендә кулъяулык бию хәрәкәтләрен аерып күрсәтү алымы буларак сакланган.
Нәфис челтәрләр белән бизәлгән чигүле кулъяулыкларны хәзер музейларда яки шәхси коллекцияләрдә генә күрергә буладыр. Әбиләрнең сандыкларында сакланырга мөмкин. Узган гасырның 50нче еллары башында Исәнсеф авылында, мәсәлән, бирнә сандыгына 25ләп чигүле кулъяулык салып килүче киленнәр булган. Әле 90нчы елларда да сандыкның ике як тоткасына – сандык күтәреп керүчеләргә, гармунчыга, шоферга дип атап, кулъяулык чигү гадәте бар иде.
XIX-XX гасырларда Россиянең бик күп өлкәләрендә чигү белән шөгыльләнгәннәр. Истәлеккә яки вәгъдә бүләге итеп кулъяулык чигү гадәте татарлар яшәгән һәр җирдә дә булган. Хәрби хезмәткә китүче егетләргә, сөйгән ярыңа чигелгән кулъяулык бирү – һәр кызның изге бурычы, язылмаган әхлак кануны. Кыз кулъяулыкны егеткә сөйгәнен көтү вәгъдәсе буларак тапшырган. Егетнең сөйгәненнән тыш, рекрутлар авыл буйлап җырлап үткәндә, кулъяулыкны башкалар да бүләк итә алган. 
Моннан тыш, кулъяулыкка бәйле башка гадәтләр дә бар. Мәсәлән, кайбер якларда егеткә авылдан чыгып киткәндә, саубуллашканда кулъяулыкны үзеннән түгел, ә киресенчә, үзенә таба болгарга кушалар. Бу гамәл бөтенләйгә саубуллашмау, тиздән кайтуын теләү кебек аңлашыла.
Хәзерге вакытта районыбызның кайбер авылларында солдатка озату кичәсенә чакырылган кызларның кулъяулык алып килү гадәте сакланган. Чигүле түгел, гадәти кулъяулыклар. Аларны бер-берсенә тоташтырып бәйләп, авыл башындагы агачка бәйләп калдыру турында Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Нәҗимова сөйләде. Кулъяулыклар армия сафларына алынучы егетнең исән-имин әйләнеп кайтуын теләп торсын дип эленә һәм, кайткач, алынырга тиеш. 
Республикабызның кайбер районнарында Сөрәнгә – сабантуйга бүләк җыю йоласына – яшь кызлар әле дә кулъяулык чигә. Кунак кызлары да чигәргә тиеш. Бу – борынгыдан килгән гадәт. 
Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән вәгъдә билгесе – кульяулык татар хатын-кызының осталыгын күрсәтә. Кызлар – кулъяулыкны шома, тамбурлап чигү ысулы белән чигәргә яраткан. Бер, капма-каршы ике, иң осталары дүрт почмагына да симметрияле булмаган бизәк төшергән. Бизәк нигезенә безнең якларда үсүче чәчәк-үсемлек тематикасы алынган. Кулъяулыкның бер читенә исеменең бизәкләп эшләнгән баш хәрефен, кыска гына итеп теләк язу гадәте дә булган. Роза чәчәге – матурлык һәм мәхәббәт, гөлҗимеш, миләш – бәхет китерүче, кашкарыйлар – озын гомер символы буларак кулланылса, лалә чәчәге яңарышны аңлата. Кулъяулыкны мөмкин кадәр пөхтә итеп чигәргә тырышканнар. Кечкенә генә тукыма кисәгенең кыр-кырларын нәфис җепләрдән үрелгән челтәр белән бизәкләү аеруча зур осталык таләп итә. 
Кулъяулык, көндәлек куллану предметы буларак, халык авыз иҗатына да кереп калган. Татар халкында хәзер инде онытылып та баручы “Кулъяулык чигү” уены да булган. Уенда катнашучылар парлашып баса һәм башлап җибәрүче:
– Тәрәз ачып сулар сиптем,
Үссен дип гөлләремә.
Әйт, Гөлмәрьям, кулъяулык
Чигәсең кемнәреңә? – дип сорау бирә.
Уенда катнашучы чигүче кыз кулъяулыгын болгап катнашучылар арасында йөри:
– Тәрәз төбем гөл генә,
Исле гөлем бер генә.
Кулъяулыгым уңган, җитез
Беренче килүчегә, – дип җавап бирә һәм кулъяулыкны парлар арасына ташлый. Кем беренче булып кулъяулыкны күтәреп ала, шул уенны дәвам итә.
Хәзерге заманда чигүле кулъяулыкка ихтыяҗ юк. Ихтыяҗ булмагач, күз нурлары түгеп утыруны да кирәк санамыйбыз. Халкыбызның рухи сыйфатларын гасырдан-гасырга күчереп йөртүче чигүле кулъяулыкны да тиздән музейлардан эзләргә туры килмәгәе.


Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев