Керфекләрең синең нигә кара?
Татар хатын-кызлары элек-электән үзләрен карап, бизәнеп-ясанып йөргәннәр. Хәзер генә ул кибетләрдә косметиканың җаның теләгәнен алырга була. Матурланыр өчен әбиләребез ни кулланганнар да аларны каян алганнар икән?
Косметик чаралардан иң кыйммәтлесе, мөгаен, кершән (пудра) булгандыр. Аны безнең якларга Кытай һәм Урта Азиядән кайтартканнар. 1843 елда гына кершәнне Мәскәүдә ясый башлыйлар. Аны җәмгыятьнең югары катламына караган бай хатыннары гына сатып ала алган. Дөге оныннан хушбуйлар кушып ясалган кершән аеруча затлы саналган. Аны пресслаганда гөлчәчәк (роза) мае да кулланылган. Кершәнне биткә һәм муенга сөртеп, аны агартуга, рельефын тигезләүгә ирешкәннәр.
Керфекләрне, кашларны каралту өчен хатын-кызлар сөрмә кулланганнар. Күзне сөрмәләү “сөрмә тарту” дип аталган. “Тутыялау” да дигәннәр. Мөселманнарга куллану рөхсәт ителгән сөрмәне көмеш төсендәге ярымметалл сөрмә белән бутарга ярамый. Табигый һәм декоратив косметика чарасы буларак кулланылган сөрмә порошогы гарәп телендә “кохль” дип атала. Аны Ливан, Сирия, Марокко, Иран тауларында очрый торган кара таштан уып ясыйлар. Үзлекләрен көчәйтү максатында май да кушалар. Сөрмә салынган капкачлы кечкенә тимер савыт “сөрмәдан” дип атала. Анда махсус таякчык та булган. Гүзәл затларыбыз шуның белән керфекләрен, аларның араларын, күз кабагын буяганнар.
Куе кашларга мода безгә көнчыгыш илләреннән кергән. Әмма безнең туташ һәм ханымнар артык киң кашларны эскәк белән йолкып нечкәрткәннәр. Ә аларны куе итеп үстерү өчен усьма орлыкларыннан сыгып алынган майны файдаланганнар. Халык медицинасында кулланыла торган бу үсемлек экстракты төкләрнең фолликулаларын уятып, аларның тизрәк үсүенә ярдәм итә. Керфекләрне куерту өчен дә бик яхшы чара булган ул. ХХ гасыр башларында кашларны каралту, сызу өчен фабрикада эшләнгән каләмнәр – гади йомшак кара карандашлар да тотылган.
Битне алсуландыру, бизәнү өчен алсу-кызыл төстәге косметик буяу – иннек (румяна) кулланганнар. Моның өчен төрле үлән төнәтмәләре ясаганнар. Кайбер чыганакларда йөзгә алсулык йөгертү өчен кызыл буяулы кәгазь кулланылуы әйтелә. Моның өчен аны суда бераз чылатып, бит очларына тидергәннәр. Хәзерге татар телендә иннек дип күбрәк помаданы атыйбыз. Иреннәргә исә татар хатын-кызлары вазелин, каз мае, балавыз сөрткән.
Кечкенә кызлар бүлмәдә, бакчада үскән кына гөленең нәфис чәчәк таҗларыннан кызыл тырнак ясап уйнарга ярата. Баксаң, борынгылар Бохар кынасы – бальзаминның таҗларыннан, яфракларыннан, хәтта тамырларыннан да саргылт-кызыл буяу алганнар икән. Африка, Азиядә яшәүче хатын-кызлар тырнакларын, тешләрен, чәчләрен, сирәк булса да тәннәрен, ир-атлар сакалларын шуның белән буяганнар. Шуңадырмы, татарларда бу гөлне “теш кынасы” дип атау да очрый.
Буяу алу өчен үсемлекнең чәчәк, тамыр һәм яфракларын юып, турыйлар, 15 минут аз гына суда кайнаталар, чүпрәк аша сыгып чыгаралар һәм куерганчы кайнатып парга әйләндерәләр. Шул рәвешле ясалган буяу белән рәсем ясарга, тукыманы да манарга була.
Хатын-кызлар арасында тешләрне буяп йөрү – каралту модасы булганын К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрендә күрәбез. Этнограф Н. Воробьев ХХ йөз башына кадәр хәзерге Татарстанның кайбер районнарында мондый гадәт булганлыгы турында язган. Теш каралту өчен кына, имән чикләвеге төнәтмәсен кулланганнар.
Кайсы гасырда яшәсәң дә, бизәнүдә чама хисен югалтсаң, читтән көлке күренергә мөмкин. Казанда яшәгән К. Фукс татар хатыннарының иннек-кершәнне артык күп ягынуы аркасында бит тиресенең табигыйгелеген югалтып, йөзләренең таш курчакныкына охшап калуын, кунакка җыенганда, кашларын бик каты каралтуын билгеләп үтә.
Идел буе белгече С.Монастырский татар хатын-кызларын тавирлап: “Татар хатыны никадәр яшьрәк һәм баерак булса, шулкадәр ныграк бизәнә. ...Татарлар үзләренең тышкы кыяфәте турында башкаларга караганда күбрәк кайгырта”, – дип язган.
Чамасын белеп бизәнә белгән ханымнар һәм туташлар һәр чорда соклану хисләре уята. Модага иярәм дип, сәламәтлеккә зыян килмәсен. Табигыйлек һәм пакьлек беркайчан да модадан чыкмас. Аның матурылыгын ассызыклап кую да җитә. Хатын-кыз болай да гүзәл зат итеп яратылган бит!
Флүн Вилданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев