Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Изүләре – укадан

Коръәни-Кәримнең “Әгъраф” сүрәсендә (26нчы аять): “Без кешеләргә кием бирдек. Ул кием белән алар оят җирләрен капларлар... Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк”, – диелгән. Бу аятьтән күренгәнчә, адәм баласының киеме оят җирләрен каплап йөрер өчен бирелгән, чөнки Адәм баласының хайваннардан өстен сыйфаты – ояла белү.

Хатын-кызның күкрәк өлеше – ят күзләрдән аеруча сакланырга тиешле урыннарның берсе. Моның өчен элекке татар хатын-кызлары күкрәкчә киеп йөргәннәр. Аны “түшлек”, “түшелдерек”, “түшти” дип тә атаганнар. Тарих фәннәре кандидаты С.В.Суслова хезмәтендә күкрәкчәнең барлыкка килүе мәҗүсилек чорына барып тоташа, диелә. Күкрәкчә хатын-кызны, бигрәк тә бала имезүче хатыннарны, күз тиюдән, төрле авырулардан, явыз рухлардан саклый, дип ышанганнар борынгы кешеләр.

Дүртпочмаклы, 20×30 – 25×40 сантиметр зурлыктагы тукыма кисәгеннән тегелгән бу кием элементы хатын-кызның күкрәген эчке яктан каплап, күтәртеп торган. Элек аны күлмәк астыннан муенга бәйләп калдырганнар. Яшь кәләшнең бирнә сандыгы өчен күкрәкчәләр күп итеп әзерләнгән. Аны осталар үзләре өчен, туй бүләге итеп һәм хәер сыйфатында тарату өчен теккәннәр.

Күлмәк уемына туры килгән өлеше чигелгән яки аппликация белән бизәлгән. Бизәкләрдә чәчәк бәйләмнәре, чәчәкле ботаклар кулланылган. Борынгы үрнәкләрдә мөгезсыман фигуралардан һәм розеткасыман бизәкләрдән торган композицияләр сакланган. Алар алтын җепләр белән, кайбер очракларда төсле ефәк кушып, тигез чигү белән чигелгән. Безнең якларда киҗе-мамык яисә ефәк тукыма кисәкләреннән аппликация рәвешендә бизәлгән, өске өлеше трапеция рәвешендә тегелгән күкрәкчәләр кулланылган. Күкрәкчәләр XX йөз уртасында, Европа костюмы модага кергәннән соң, кулланылыштан чыккан.

Татар хатын-кызларының якадан алып аска чаклы бөтен күкрәкләрен каплый торган көрәк формасындагы үзенчәлекле бизәнү әйберсе дә бар. Ул – изү. Изү баштарак күлмәкнең күкрәк уемын каплау функциясен үтәсә, соңрак аны затлы бизәнү әйберсе буларак куллана башлаганнар. Изү, күкрәкчәдән аермалы буларак, күлмәк өстеннән киелә. Затлы бизәнү әйбере буларак, аны кунакка, төрле бәйрәмнәргә барганда кигәннәр. Өске өлеше нечкә баулар ярдәмендә муенга бәйләнсә, аскы өлеше күлмәккә беркетеп куелган.

Аның нигезен тукымадан (күбесенчә бәрхет), киндердән эшләгәннәр, көмеш тәңкәләр, матур төймәләр, төсле ташлар (ярымасылташлар), сәйләннәр, укалы тасмалар белән бизәгәннәр. Кырыйларын төсле тукымадан бөрмәле итеп тегеп чыкканнар. Изүдәге бизәкләрнең затлылыгына карап, хуҗабикәсенең кайсы сословиега караганын белеп булган.

Татар авыллары янәшәсендә яшәгән башкорт, удмурт, керәшен хатын-кызлары  изүләре тоташтырып тегелгән күлмәкләр киеп йөргәннәр. Мондый күлмәкләрне безнең якларда да әбиләребез бик яратып кигән. Керәшен, мишәр, чуваш, мордва һәм башкорт халыкларында “тамакса” дигән әйбер киң таралган. Анысы тукымадан ярымай рәвешендә кисеп тегелгән һәм сәйлән, төсле пыяла, мәрҗән, акча-тәңкәләр тезеп бизәлгән.

Керәшеннәрдә күкрәкчә (түшлек) изүнең бер төре булып санала. Караңгы төстәге турыпочмак формасындагы тукымага тәңкәләр тезеп эшләнгән, билгә кадәр җитә торган бу кием элементы Мөслим якларында тәңкәле дәвәт дип тә аталган. 

Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр күптөрле. Аларның кайсыберләре, әйтик, яка чылбыры күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Яман күзләрдән саклану өчен хәситә кигәннәр. XX гасыр башларында хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында чын яки ясалма ташлардан эшләнгән муен төймәләре киң тарала. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.

Күргәнебезчә, татар хатын-кызлары үзләрен саклый да, яклый да, шул ук вакытта көязләнә дә белгәннәр. Әбиләребез сандыгында тагын нинди серләр бар икән?

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев