Идәнгә төшмәс, түрдән китмәс
Беренче салкыннар төшү белән авылларда каз-үрдәк өмәләре башланды. Өмәләрнең аерылгысыз атрибуты ул – каурый йоны, каз мамыгы. Аннан халкыбыз затлы мендәрләр ясый
Халкыбыз йокы ястык сорамый, дисә дә, татлы йокы өчен йомшак ястык-мендәр кирәк шул баш астына. Иртән әбиемнең мичтә пешергән коймак исенә уянып, суынырга өлгергән өйдә чумып йоклаган җылы ястык-түшәк эченнән торып чыгасы килмичә иркәләнеп яткан чакларым бар иде. Ә шул түшәк-мендәрләрне ясау өчен күпме хезмәт, күпме каз мамыгы кирәк булуы турында бала акылы белән уйлап та каралмаган.
Баксаң, бу кадәр урын-җирне әзерләү килен бирнәсеннән үк башлана бит! Ә мендәр үзе генә дә әллә ничә төрле була. Аны баш астына гына түгел, утырыр урын йомшак булсынга да кулланалар. Эченә йон, салам, печән, мүк, карабодай кабыгы һ.б. салып ясыйлар. Бирнәгә каз мамыгы, йоны тутырып ясалган зур озынча мендәрләр – ястыклар да әзерләнгән. Ул бер яисә икәү булган. Беренчесе яшь гаилә ятагы өчен булса, икенчесе ерак юлга чыкканда ат чанасына яисә арбага салырга дип ясалган. Ястык янына түшәк тә булган. Ул озынча итеп эшләнгән, аска салып йоклау өчен кулланылган.
Глазов, нократ сөйләшләрендә мендәрне “бәләкәй” (“мәләкәй”) дип атыйлар. Казан арты, тау ягы, Минзәлә сөйләшләрендә кечкенә мендәрләр “күпчек” дип йөртелгән. Ул күбрәк сәкедә – утыру өчен, диван-ятакта черем итеп алу өчен кулланылган. Безнең якларда, аерым алганда, Вәрәшбаш авылында, “колак мендәре”, “терсәк мендәре” лексемасы да бар. Урал татарларында кияүне кыз өенә китергәндә кияү мендәренә утыртканнар. Ул бик матур итеп, чуклап эшләнә торган булган. Казан арты татарлары бирнә сандыгында килгән мендәрләрне “килен мендәре” дип атый. Әстерхан татарларында туйга кадәр дөя, сарык йоны тутырып ясалган 12 кечкенә мендәр әзерләү йоласы булган. Бизәкле тышлык кигертелгән мондый мендәрләрне килен, кияү йортына килгәч, кайната, кайнана, кияүнең олы яшьтәге туганнары астына салган. Мондый хөрмәткә лаек булганнар мендәрләрне озак еллар кадерләп саклаган.
Йокы мендәре исә күбрәк каз мамыгы яисә мамык катыш йоннан эшләнгән. Бирнә сандыгы өчен пар мамык мендәрләрне әниләр һәрвакыт бик иртә кайгырта башлаган. Челтәрләп, бизәкләп, матур итеп тышлык чигү кызның үзенә йөкләнгән. Күз явын алырлык бизәкләр төшерелгән, күпереп торган мамык мендәрләр әле дә булса татар өйләренең атрибуты буларак яши. Гаиләдә бала тугач, әби оныгына кечкенә мендәр бүләк иткән. Аңа йомшак мамык кына тутырган. Каз-үрдәк асраган әбиләр дә кыз оныкларына бирнәгә пар мендәр әзерләргә тырышкан.
Мендәр туй йоласын башкаруда да кулланыла. Аңа аерым мәгънә салынган. Мәсәлән, киленне кияү йортында каршы алганда мендәргә бастыру ул йомшак басып йөрсен, ипле, итагатьле булсын өчен эшләнә.
Бу вакытта килен дә сынала: килен мендәрне күтәреп алса – уңган, алмаса ялкау булачак, имеш. Аксубай якларында туй мәҗлесенә кадәр бикәч йоласы башкаралар. Йола вакытында киленнең дус кызларын мендәргә утырталар.
Балага исем кушканда, хәзер дә сабыйны мендәргә салып чыгаралар. Тормышы сикәлтәсез, хәвеф-хәтәрсез үтсен, сәламәт булсын дип теләү дә бу.
Баланы җеннәрдән саклау өчен мендәр астына догалык, ипинең кибән башы, артыш, миләш ботагы салу йоласы әле хәзер дә яши. Мендәр, мамык төрле имләүләр вакытында да кулланылган. Мәсәлән, чәчәк авыруы белән чирләгән баланы тавык йоны тутырылган мендәрдә йоклатканнар. Эче авыртып елаган баланы мендәр очы белән төртеп имләү булган. Мендәр төш салу йоласында да төп рольне үти. Халык авыз иҗатында да мендәр-ястык үз урынын алган: табышмакларга, җырларга кергән. Мендәр ишелеп төшсә, кунак килә, дигән сынамышны һәркем белә. Күбебез моңа көлеп караса да, йорт-җиребез кунак көткәндәге кебек һәрвакыт тәртиптә булырга тиешлекне сеңдерә ул.
Мендәр тутыруның да үз тәртибе бар. Сүрүлек, тышлыклар алдан әзерләнә. Бер каздан гадәттә 200 грамм йон-мамык алына. Бер мендәргә уртача 2 килограмм кирәк. Йолкыгач, аны берничә көн эчендә юу мәслихәт, чөнки ул бик тиз исләнә. Мамыкны җылы суда шампунь белән югач, әйбәтләп чайкыйлар (йомшак булсын өчен, хәзер кер кондиционеры да салалар) һәм тыгыз булмаган материалдан, бәздән яисә ике катлы марлядан эшләнгән капчыкка тыгызламыйча гына салып, яисә җәеп, болгаткалап-әйләндергәләп берничә көн киптерәләр. Йон мендәргә әйләнгәнче әле ул бер еллап “ял итәргә”, “суларга” тиеш дип санала. Хәзер иңе-буе сантиметрлар белән үлчәнсә дә, элек мендәр 12, 10 яисә 8 каз йоны белән үлчәнгән һәм һәрчак җөп санда булырга тиеш булган. Озак еллар хезмәт итәчәген күздә тотып, бирнә мендәрен тыгызрак итеп тутырырга тырышканнар. Мамыкны сүрүгә – йон чыгармый торган тыгыз материалдан тегелгән эчке тышлыкка, бәхетле тигез тормыш теләп, балалары булган апалар гына тутырган. Мендәрләргә чигүле тышлык кигертелгән. Өйнең күрке булып түрдә утырасы булганга, ястык-түшәк өчен зур эре чәчәкле тукымадан да, челтәрләп тә, киндер яки киҗе мамыктан сугып та, тышлык теккәннәр. Ястык-түшәк, мендәрләр хөсетле күзләрдән бик нык сакланган. Шуңа күрә сүрү эченә Коръән аятьләре тыгып тегү гадәте булган. Шул сәбәпле юл ястыкларын кемгә дә булса биреп тору да хупланмаган.
Хәзер мендәрләрнең ниндие генә юк! Хәтта баш формасын ала торган “акыллы” мендәрләр дә кулланабыз хәтта. Ястык-түшәкнең дә кирәге калмады кебек: ортопедик матрасларда йоклыйбыз. Әмма, ни дисәң дә, чын мамык мендәр, ястык-түшәккә җитми инде! Авылларда каз-үрдәк асраучылар һәм йолаларыбызны кадерләп саклаучылар гына бетмәсен!
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев