Чулпыны барлык татар хатын-кызлары да таккан
Чулпы чыңнарыңнан танырмын...
Чулпы – барлык этник төркемнәрдә дә кулланыла торган бизәнү әйбере. Татар телендә “цолбо”, “цолпан”, “цулбы”, “цулбан” кебек диалекталь вариантлары очрый. Үзбәкчә “чолпа” (“шолпы”) сүзе хатын-кыз киемендә яисә чәчләрендә кулланыла торган металл бизәк мәгънәсендә йөри. Көмеш, җиз тәңкәләрдән – вак акчадан тезелгәннәре “тәңкә” дип йөртелгән. Чүпрәк тасмага тезеп тегелгән чәчүргечләрнең “тезмә”, “чәч тәңкәсе”, “үрем”, “чәчкап”, “чәч арты” дигән атамалары бар.
Ике толым итеп үрелгән чәчне бизәүче чулпылар Казан мөселман хатын-кызлары өчен мәҗбүри саналган. Ә керәшен татарлары аларны кыз чакта гына тагып йөргәннәр. Чулпы, гадәттә, чәч үремгә керерлек озынлыкка җиткәч тә тагыла башлый. Чулпының махсус ясалган алкаларына тасма кертелә, чәч толымына әнә шул тасмалар кушып үрелә.
Чулпы үзе тәңкәләрдән тора. Ясалышы ягыннан алар күптөрле. Тәңкәләр икешәр-өчәр, алтышар, хәтта тугызар итеп тә тезелгәннәр. Иң гади чулпыларның бер эре тәңкәсе һәм аңа кушып ныгытылган асылмалары була. Асылмалар төрлечә бизәкләп ясала.
Ике чулпы көянтә кебек элемент белән беркетелгәне “көянтәле чулпы” яки “икеле чулпы” дип аталган һәм берьюлы ике толымга кушып үрелгән.
Толымнарны янәшә тотар өчен уңайлы булган мондый чулпылар хатын-кызларның чәчендә искиткеч матур күренгән.
Сәнгать белгече Фуат Вәлиев тикшеренүләре күрсәткәнчә, югары Донда яшәгән кабиләләр һәм борынгы болгарлар эшләгән көянтәле чулпылар белән Казан татарлары таккан чәч бизәгечләр бик охшаш, әмма тәңкә-бизәкләрнең күбрәк булуы белән аерылып тора.
Чулпыларның гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, Коръән сүрәләре язылган вак тәңкәләрдән җыелганнары да бар. Моның өчен Россия, Төркия, кайчагында Европада эшләнгән көмеш акчаларны файдаланганнар. Аяклары белән кысып, кылыч күтәргән арыслан сурәтле иран тәңкәләре аеруча югары бәяләнгән. Ике башлы кош сурәтле акча тагуны рәссам-реставратор, зәркән
остасы Рәфкать Мөхәммәтшин элекке үрнәкләргә охшарга тырышу дип саный. Җиңел кәсеп белән баерга теләүчеләр көмеш акча урынына бер ягыннан гына штампланган “суккан тәңкәләр” дә кулланган. Бизәү өчен сәламәтлек, шатлык һәм байлык китерүче сердолик, фирүзә, яшма кебек асылташлар, төсле пыялалардан файдаланганнар.
Сурәтле тәңкәләрне явыз көчләрдән саклый, дип уйлаганнар. Чулпы авырлыгыннан чәчләр тизрәк үсә, тәңкәләрнең чыңы явыз рухларны куркыта дип тә ышанганнар. Чулпыларга төшерелгән үсемлек, чәчәк, кош рәсемнәре билгеле бер бизәк барлыкка китергән.
Рәсем төшереп, үзеңне явыз көчләрдән сакларга тырышуны мәҗүсилектән калган күренеш дип уйларга кирәк.
Хатын-кызларның чәч толымнарына тагын бер матур бизәк – тезмә кушып үрелгән. Ул тыгыз тукымадан ясалган тар гына пар тасмадан гыйбарәт. Тезмәнең югары очына нәни тартмачык тегеп куелган. Аңарда кечкенә Коръән яисә догалыклар йөртергә мөмкин булган.
Тезмәнең буеннан-буена, тыгыз рәт итеп, үсемлек орнаментлары төшерелгән, бизәкле, теләк язылган тәңкәләр тегелгән, очына чуклар, кыңгыраучык яисә чулпылар тагылган. Тасмалар эченә әфсен, дога сүзләре дә яшерүчеләр булган.
Ислам кануннары буенча хатын-кызның бизәнү әйберләре әллә кайдан күзгә ташланып, игътибарны үзенә җәлеп итеп тормаска тиеш. Чулпылар гүзәл затларыбызны тыйнак булырга, аяк очларына сак кына басып, гәүдәне төз тотып йөрергә, пөхтәлеккә дә өйрәткәндер, дип уйлыйм.
Тарих, бер караганда, ерак. Икенче караганда, монда, кул сузымында гына. Чулпылар да ерак тарихта калмаган. Ул әбиләребез хәтерендә саклана, безнең хәтер төпкелләрендә дә бар. Ә менә еллар үтеп, аннан да юкка чыксалар, нишләрбез?!
Гөлназ Җәлилова
Нәзилә Бәдретдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев