Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Чулпыны барлык татар хатын-кызлары да таккан

Чулпы чыңнарыңнан танырмын...

Татар кызын иң элек ишетәсең, аннары гына күрәсең, дигән гыйбарәне күпләрнең ишеткәне бардыр. Татар хатын-кызларының чәч толымнарына кушып үрә торган, бауга яки тасмага тагылган тәңкәле бизәнү әйбере – чулпылар белән бәйле ул.
Элекке фоторәсемнәргә игътибар иткәнегез бармы: татар хатын- кызларының калын чәчләре толымнарга үрелеп, җыеп куелган һәм каплаулы булган. Шампунь ише нәрсәләр булмаган заманда учка сыйдырып булмас дәрәҗәдә калын булып үскән чәчләрне ничек тәрбияләгәннәр диген! Музейларда сөяктән эшләнгән вак тешле таракларны күреп гаҗәпләнгәнем аз булмады. Әбекәйләремнең чәчләре дә һәрчак озын булды. Чәч тарау үзе бер ритуал иде. Уч төбе кадәр генә ике яклы яссы “әбиләр тарагы” белән алдына ак яулык ябып чәч тараганын без, кечкенә кызлар, күзәтеп утырырга ярата идек. Шкафның бала- чага буе җитмәс җирендә әрекмән тамырыннан ясалган май (“шалкан мае”) була, аны әбиләребез мунчадан соң чәчләренә сөртергә ярата иде. Үсә төшкәч, чәчләрен тыгызлап үрергә без дә ярдәм иттек. Безгә чулпы тактырганнары булмады, әмма чулпыларын сандык төбеннән алып, яшьлек хатирәләрен барларга яраталар иде. Койрык калдырмыйча, чәчнең очына кадәр тасма белән чулпы үрергә өйрәткәннәре хәзер дә истә. Без, ни кызганыч, чулпы тагып үскән буын түгел. Чулпылар сандык төпләрендә калдымы икән әле?! Чәч тәңкәсе, чәчкап, тезмәләр кебек чәч бизәгечләрен дә хәзер музейлар- да яисә сәхнәләрдә милли кием элементы буларак кына күрәбез. “Чулпы” сүзе үзе дә аңлатмалы сүзлеккә искергән сүз буларак кертелгән.
Чулпыны чәчне йөртүдә тиешле тәртипне саклаган барлык татар хатын-кызлары да таккан. “Кыз балалар чәче билгеле бер озынлыкка җитүгә чулпы тага башлаган һәм аны үлгәнче йөрткән. Чулпыда тәңкәләр саны уннан егермегә кадәр булган, хатын-кыз хәрәкәт иткәндә матур чылтырау тавышы чыккан”, – дип язган рус совет этнографы Николай Воробьев. Чулпыларның нәфислеген татарларны һәм аларның мәдәниятен өйрәнгән Карл Фукс та билгеләп үткән. Шулай да чәч бизәгечләренең мәгънәсе, килеп чыгышы фәнни яктан ачыкланмаган өлкә булып санала, үз тикшеренүчеләрен көтә.

Дәвамы бар

Гөлназ Җәлилова

Нәзилә Бәдретдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев