Чигүле чолгауларым
Кәләшнең кияүгә дип әзерләгән бүләкләре арасында аяк чолгавы – аякчу да бар. “Чолгау” дип аякка урый торган чүпрәк, тасма (портянка), ыштыр атала. Йола буенча, зөфаф киченнән соң кәләш иренә кияү ыштаны, чигүле күлмәк, аяк чолгавы, түбәтәй, кулъяулык бүләк итә. “Мөселман кызы булып, аяк чолгавы да, тәһарәт чүпрәге дә чикмәсә, үзе дә килешмәс иде”, – дип язган бер әсәрендә Фатыйх Әмирхан.
Чолгау белән аяк балтырын бәйлиләр. Чигүле очын читек кунычыннан чыгарып кияләр. Аңа гадәттә эре ачык төсле бизәкләр төшерелә.
Кагыйдә буларак, орнамент үзе, композициясе һәм төсләр сайланышы ике очы өчен дә уртак. Бизәк гадәттә 1 метр озынлыктагы чолгауның дүрттән бер яки биштән бер өлешен алып тора, 2-3 катлам бизәк чигелә. Чолгауда ике катламлы бизәк күбрәк таралган.
Борынгы римлылар да аякларына күннән яисә тукымадан ясалган чолгау урый торган булганнар. Галимнәр рус телендәге “чулок” төрки чыгышлы “чолгау” сүзеннән чыккан дип фаразлыйлар.
Әлмәт якларында аякчуның “уравыч” варианты таралган. Уравыч өй шартларында тукылган ак төстәге 70-80 сантиметр озынлыктагы киҗе-мамык яки җитен тукыма кисәгеннән гыйбарәт.
Аякка көн саен урала торганын – киндер чолгауны “балтыр чүпрәге” дип тә йөртәләр.
Аякны чолгау белән урау узган гасырда да киң таралган иде. Әмма бу вакытка инде ул йола атрибуты булудан бигрәк, уңайлылыгы өстен чыккан элемент буларак яшәгән, чолгауны чигүгә дә ихтыяҗ беткән.
Кырыс табигать шартларында яз-көз кирза яки күн итек эченнән урар өчен дә бик яхшы булган ул. Аучылар аны хәзер дә яратып куллана. Күпләребезнең әтиләре, бабалары “аяк чолгаулы” армия хезмәтен, аның белән булган кызык хәлләрне әле һаман да сагынып сөйлиләр.
Гөлназ Җәлилова
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев