Мөслим-информ

Муслюмовский район

Әбием сандыгыннан

Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк...

Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә форма­лаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.

Җылы һәм авыр өс киемнәрен салып, җиңелчә күлмәкләрдән йөрер чак җитә. Игътибар итте­гезме икән: узган ел җәендә тоташ буйлы киң хатын-кыз күлмәкләре модага керде. Гүзәл затларыбыз аның бик уңайлы һәм рәхәт булу­ын билгеләп үтә. Тегелеше белән алар әбиләребез яратып кигән күлмәкләрне хәтерләтә. Замана ту­кыма төренә, бизәлешләргә, яка уе­мына һәм җиң-итәк озынлыгына гына бераз үзгәреш керткән. Мода, үзгәреп булса да, әйләнеп кайта бит ул.

Кадерле ядкәр булып, әбиләр сан­дыгында сакланучы әйберләр ара­сында күлмәкләр дә бар. Бигрәк тә үзләре тегеп, чиккән күлмәкләрне ма­тур хатирәләр билгесе итеп саклый өлкәннәребез.

“Күлмәк” сүзенең нигезе “күкрәк” сүзенә бәйләнгән, дип уйлый галимнәребез, ягъни баштарак ул күкрәк киеме мәгънәсен белдергән.

Хатын-кызларыбызның элекке күлмәкләре тоташ яки өзек буйлы, так­ма итәкле (бала итәкле, бәбәй итәкле) итеп тегелгән, төрле декоратив алым­нар – төрле төсләрдәге ефәк һәм ат­лас тасмалар, чуклар, челтәрләр белән бизәлгән. Галимнәр “туника сыман” дип атаган тегелеш гади тегү техни­касы һәм материалның аз тотылуы белән аерылып торган һәм татарлар­да ул урта гасырларда ук таралыш ал­ган. Киң итәкле мондый күлмәкләр ха­тын-кызларга ат өстендә йөрергә һәм чүгәләп эшләргә уңайлы булган. Күкрәк уемы алтын һәм көмеш тәңкәләр, яры­масылташлар тезелгән күкрәк бизәме (изү) белән капланган, күлмәк эченнән чигүле тукымадан эшләнгән күкрәкчә киеп калдырылган.

Соңрак, җиңе түгәрәкләп уе­лып, җилкәсе җөйләп утыртылган күлмәкләр барлыкка килгән. XIX га­сыр уртасына хәлле татар хатын- кызларының күлмәкләре җиңел ефәк, йон, мамык һәм нәфис парча кебек кыйммәтле “кытай” тукымаларыннан тегелә. XIX йөз ахырына күлмәкләрнең иңсәләре кыек җөй белән тегелә баш­лый, фигуралы җиң төпләренә башла­ры нык җыйдыртылган киң җиңнәр утыртыла. Утыртма якалы муен уемы күкрәкчә һәм изүне мәҗбүри кию ихтыяҗын киметә. Күлмәк итәкләре, җиң очлары киң бала итәкләр, укалы тасма, мех, кош мамыгы һ.б. белән яки чигеп бизәлә.

1905-1907 елларда демокра­тик даирә яшьләре яңача тегелешле күлмәкләргә күчкән: бил һәм кокет­ка җыйдырмалары юкка чыгып, итәк- чабу аска таба салмак кына киңәеп китә башлаган, җиң очлары тарайган, итәк һәм кофта модага кергән. Әмма күлмәкнең чабуы һәм җиңнәр – озын, өске өлеш капланган килеш калган.

Мөслим якларында хатын-кыз күлмәге итәгендәге бөрмә, гадәттә, 2-4 рәтле булган. Күлмәк җиңнәрен шулай ук бер-ике рәт бөрмә белән теккәннәр. Яшел, алсу яисә көрән ту­кымалардан тегелгән күлмәкләр күп булса да, ак төскә өстенлек бирелгән. Керәшен күлмәкләренең дә тегелеше Казан татарларыныкыннан аерыл­мый: туника формасы, утыртма яка, бөрмәле итәкле. Тик алар тукылган (алача) күлмәкне ныграк яраткан.

Дөрестерме-юкмы, әбием бала итәк (бәбәй итәк) белән бәйле сорауларыма болай җавап бирә иде: “Элек күлмәклек тукыма юк иде. Бер кием белән йөргән чаклар да күп булды. Мунчада юып кына кия идек. Кием-салым нык туз­маса, бер баладан икенчесенә кала, әнидән – кызга, әтидән улына күчә. Күлмәкне берничә бала итәкле итеп тегәргә тырыштык. Очы тузган һәм кечерәк балага калган саен, бер бала итәкне сүтеп ала идек, шулай итеп күлмәк тә яңарак төскә керә иде”. Ни­чек кенә булмасын, бала итәк хатын- кыз гәүдәсен нәфисрәк күрсәткән.

Сатуда бик булмагангамы, күлмәклек тукыма бүләк өчен иң кулай, һәркем яратып кабул итәрлек әйбер са­налган. Сабан туена чигүле тастымал белән берәттән 2-3 метр тукыма чы­гару гадәте хәзер дә бар. Татарларда күлмәк белән бәйле туй йолалары да булган. Алар төрле якта төрлечә атал­ган: кием китерү, күлмәк илтү, тугыз бирү, кыз тезү һ.б. Бу вакытта кияүгә һәм киленгә һәр ике як кара-каршы кием бүләк итешкән. Кием китерү көнендә мәҗлес ясаганнар. Бу йола ике гаиләнең туганлашуына ярдәм иткән.

Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә форма­лаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.

“Һәртөрле халыкта булса кирәк, хатын-кыз киеме белән ирләр кие­ме бер төрле түгел. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый”, – дип язып кал­дырган Каюм Насыйри татар киеме ту­рында. Татар хатын-кызларын ерактан күреп таныйсы килә.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама