Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Туган як сагындыра

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның бишесе – Әмәкәй авылыннан.

Рөстәм Шәйхразиев 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә һәм дүрт ай хәрби укулар уза. 2023 елның февралендә аны Украинага җибәрәләр. 41 яшьлек Рөстәмнең хәрби операциягә китүен гаиләсе авыр кичерә.

– Улыбыз 2 сыйныфка бара, кызыбыз – 3кә. Балалар әтиләрен бик сагына. Рөстәмнең ялга кайтканына сөенеп туя алмыйбыз. Ул махсус хәрби операциядә булганда хәбәрдә торырга тырышабыз, ләкин һәрвакыт элемтәдә булу мөмкин түгел. Әтиебезне исән-сау өйдә күрүбезгә чиксез шатбыз! – ди Рөстәмнең тормыш иптәше.

Рөстәм мәктәпне тәмамлау белән хәрби хезмәткә китә. Ике ел Казанда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң туган ягына кайта. “Үз урынымны эзлим”, – дип, Яр Чаллы шәһәрендә, Башкортстанда яшәп карый. Тик егет туган авылын сагына. Нәтиҗәдә ул гаиләсе белән Әмәкәйгә кайтып төпләнә. Бүген дә ул: “Туган ягымны сагынып кайттым, читтә авылым һавасы җитми”, – ди.

Әмәкәйнең тагын бер егете Ринат Хәкимов гаиләсе белән Екатеринбург шәһәрендә яши. Ул бала чагыннан ук хәрби булырга теләгән.
– Мәктәпне тәмамлау белән армиягә киттем. Ике ел хезмәт иткәннән соң мине Чечняга җибәрделәр. Аннан кайткач, Сириягә киттем. Бүген Украинада баручы махсус хәрби операциядә катнашам. Хәрби стажны исәпләгәндә, беренче линиядә булган чорның бер көне өч көнгә тиң дип санала. Шулай итеп 35 яшемдә 28 ел хәрби стажым бар. Туган якка лаеклы ялга чыгып кайттым, ләкин озакламый кире иптәшләрем янына китәм, – ди Ринат.
Өлкән прапорщик Ринат Хәкимов 2023 елның апрелендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзи. Дүрт ай хезмәт итеп ялга кайткан егет: “Гади тормышка күнегү авыр. Һәр тавыш, үткән машина, хәтта һавада очкан шарлар да шикләндерә һәм куркыта”, – ди.

– Ирем белән башта гел хәбәрдә тордык, яңадан, элемтә өзелгәч, башыма төрле уйлар керә башлады. Улларым кайгыга бирешергә юл куймады, – ди Ринатның тормыш иптәше.

 Рәмилә Сәләмова

 Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев