Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Исән-сау булсыннар!

Яңа Усы авылыннан Руслан Сабитов белән Дамир Лотфуллин контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте

Егетләр бу адымнарын Ватан алдындагы бурычны үтәү мөһимлеге белән аңлаткан.

– Улым Руслан контракт төзегәч, киявебез Дамир да аның бергә китәргә теләвен белдерде. Балаларны 19 июль көнне озаттык. Яныбыздан җибәрү бик авыр булды, тик улым белән киявем бер карарга килсәләр, аларның фикерен үзгәртү мөмкин түгел. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! Көн дә сөйләшеп торабыз. Тавышларын ишетү, исән икәнлекләрен белү дә – зур бәхет, – ди Людмила Романова.

Руслан белән Дамир Яңа Усы авылы фермерында хезмәт куйган. 23 яшьлек Руслан тормыш корырга иртә әле дип йөрсә, Дамирның дүрт баласы үсеп килә. Балаларның икесе мәктәптә укый: быел беренче һәм икенче сыйныфка бара.

– Дамирга 30 яшь, җир җимертеп эшләр һәм яшәр чагыбыз. Тормыш иптәшемне бик сагынам. Тизрәк күрешергә язсын! Бу афәт бетсен, ил-көннәр тыныч булсын! – ди Лариса.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев