Хәтерләрне яңартырга вакыт
Сугышка киткәндә хатынына Мәскәүдән ефәк тукымалар, резин ботиклар алып кайтырга вәгъдә иткән немец фашисты Фольтмейгер декабрьда яңадан аннан бу әйберләрне сорамауны үтенә һәм: “... Монда җәһәннәм. Руслар Мәскәүдән китәргә теләмиләр, һөҗүм итәләр, мин һәлак булырмын...” – дип яза (трофей хатлардан).
Ә бит илебезгә фашистлар, бик тиз җиңүгә ышанып, уңдырышлы җирләр, бик күп мал, байлык, коллар таларга дип килгәннәр иде. Алар илебездән, миллионлаган хәрби әсирләрне санамыйча да, 8 миллионнан артык хатын-кызны, үсмерләрне, балаларны кол итеп куып алып киттеләр. Аларның күпмесе генә илгә әйләнеп кайта алды икән? Нюрнберг процессы нәтиҗәләре буенча язылган “Ни давности, ни забвения...” китабыннан фашистларның совет җирендә кылган һәм кылачак җинаятьләре турында документлар укыйм – чәчләр үрә торырлык! Бездән алда яшәп киткәннәр аяусыз батыр булганга, без бүген исән. Моңа кадәр тиңе булмаган сугышта даһи юлбашчыбыз, хәрби җитәкчеләребез, батыр сугышчылар безне коточкыч язмыштан саклап калганнар. Без аларга гомеребез белән бурычлы. 1941 елның көзендә фашистлар Мәскәүне алгач җиңү парадын үткәрәчәкләре турында белдергәннәр. Аны Кызыл мәйданда Гитлер үзе кабул итәргә тиеш булган. 58 меңгә якын фашистка чынлап та Мәскәү урамнарыннан узарга насыйп булды, тик 1941 елда түгел, 1944нче елның 17 июлендә. Һәм җиңүчеләр түгел, әсирләр булып. Мәсхәрәләп, “Чәчәкләр вальсы” дип аталган бу “парад”та Метрәй авылы егете Мирза абыйның да сугышчан өлеше була.
Мәйлүнов Мирза Мәйлүнович безне югары классларда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укытты. 1980 еллар кебек истә калган, 9 нчы майда Мөслимдә бәйрәм парадында барганда укытучым, йөрәге тотып, вафат булган. Аның Тихвин шәһәре (Волхов фронты) янындагы аяусыз сугышлар турында сөйләгәне хәтердә. Бу шәһәр янында 1941 елның көзендә башланган сугышлар шулкадәр каты булалар ки, фашистлар аны: “Җәһәннәм башланган урын” дип атыйлар. Татар җиренә бомбалар, снарядлар яумады, авыл-шәһәрләрен хәрабә хәленә калдырып җимермәделәр, халкын тереләй күммәделәр, яндырмадылар, Европага кол итеп кумадылар. Шуңадырмы, безнең бала акылыбыз, ул елларның авырлыгын аңласа да, сугышның никадәр куркыныч икәнен аңламады. Хәзерге акылым булса, фронтовик укытучыбызның һәр сүзен күңелемә бикләп, кәгазьгә теркәп барган булыр идем.
Авыллар үзләренең сугышка киткән ир-егетләрен, кызларын беләләр. Аларның күбесе турында архив мәгълүматлары интернет челтәренә эленде инде. Тик анда барлык архив материаллары да чыгып бетмәгән, анда документлар йөзләгән миллионнар бит. Шуңа интернет чыганакларыннан үзегез таба алмаган очракта РФ Оборона Министрлыгы архивына архив работниклары өйрәткән түбәндәге тәртиптә яза аласыз:
“Запрос необходимо отправлять по адресу: 142100 Московская область, г. Подольск, ул. Кирова, д.74. Центральный архив Министерства обороны РФ.
В конверт вложите письмо, в котором четко изложите имеющуюся у вас информацию и сформулируйте цель запроса. Вложите один пустой конверт, заполнив ваш домашний адрес, как адрес получателя”.
Тагын шунысы да бар. Без якыннарыбызны үзебез белгән исеме белән эзлибез, ә кайчак алар руслаштырылган исемдә йөргән булып чыга. Исем-фамилияләрнең хата белән язылу очраклары да бар. Минем әткәйнең энесе Гыйлаҗин Миңнегали улы Мехәмәтгали (Гали абый) “Память народа” сайтында Гилязин Галей Галеевич исеме белән чыккан. Бик яшь чагында хәрби учетка ул шушы исем белән баскан икән. Гали абзыебыз сугышка 1941 елның августында китә. Хәрби трибунал секретаре була. Сугышны интендант хезмәтенең өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә 50нче армиядә батальонның финанс хезмәте начальнигы булып тәмамлый. Кызыл Йолдыз ордены, “За боевые заслуги” медале бар иде. Абзыемның орденын Мәдинә җиңгәчәйдән дус карчыгы “сәхнәгә тагып чыгарга” дип алып торган да кире кайтармаган. Карчык вафат булды, кадерле ядкарь югалды.
“Победители.РУ” сайтында әнкәмнең энесе Мехәмәтгәрәев Нигъмәлгата (Гата абый) Мехәмәтгәрәй улы бар. Ул 1941 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына чакырылган. Киев янындагы каты сугышларда яраланып, әсирлеккә төшкән. Авыл эшен белгән кол буларак, фашист алпавытында эшләгән. Иректә үскән татар баласы коллыкка түзәме? Берничә тапкыр качып тотылганнан соң, хуҗасы аны хәрби әсирләр белән идарә итүче органга тапшырган. Соңгы булган урыны Страсбург шәһәре тирәсендәге хәрби әсирләрнең халыкара лагере була. 1944нче елның 4 февралендә лагерьны америкалылар азат иткәч, тиешле тикшерүләрне узганнан соң, кабаттан сугышка керә. Сугыш тәмамлангач, Германия җирендә совет комендантурасы хезмәтендә була. 1946 елда демобилизацияләнеп, авылга әйләнеп кайта.
...Мирза Мәйлүнович турындагы мәгълүматларны мин интернетта “Халык хәтере” (“Память народа”) базасының бүләкләнүчеләр битләрен актарганда таптым. Укытучымның сугыштагы батырлыкларын булдыра алганымча сезгә дә җиткерәсем килде. 1944 елның җәендә Белоруссия җирләрендә-сазлыкларында фашист армияләренең “җиңелмәс” дип аталган “Центр” тупланмасына каршы Совет Армиясенең “Багратион” дип аталган хәлиткеч операциясе башлана. Шушы операция барышында, 24 июньдә, Выдрица авылы янындагы сугышларда үзйөрешле артиллерия установкасы (СУ) командиры гвардия кече лейтенанты Мирза Мәйлүнов, дошманның көчле уты астында оста маневрлар ясап якынаеп, безнең пехота хәрәкәтенә комачаулаган өч станковый пулеметны, бер ДЗОТның утын бастыра, бөтен прислугасы белән 37 миллиметрлы тубын юкка чыгара. 28 июньдә Колобаново авылы янындагы сугышларда, ут ачып, дошманның ике йөк сугыш коралын, бер автомашинасын, унлап фашист солдатын юк итә. Чигенүче дошманны эзәрлекли барып, Шкорневка авылы янында, СУдан ут ачып һәм гусеницалары белән изеп, 15ләп фашист солдатын юк итә. 22 немецны әсирлеккә ала һәм дошманның тулысынча төзек тубын эләктерә. 19 июльдә Шавланы авылы янында дошман, безнең пехотаны якын арага җибәреп, көчле пулемет уты ача, ә үзенең төп көчләрен безнекеләрнең уң як канатына һөҗүмгә туплый. Мирза абый, СУ белән оста маневрлар ясап, дошманның алты станоклы пулеметын бастыра, фашистларның һөҗүмгә тупланган төркемен юкка чыгара. Үз машинасы белән пехотаны дошман утыннан каплап, фашистларның 15ләп автоматчы-ракетачысын юкка чыгара, ут нокталары белән ике ДЗОТын җимерә. “Чәчәкләр вальсы” парады шушы операция нәтиҗәләре буенча уздырыла һәм анда “Багратион” операциясе барышында әсирлеккә алынган фашистлар була.
Көнбатышта сугышлар җиңү белән тәмамлангач, укытучыбыз Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыша. Монда ул, гвардия лейтенанты дәрәҗәсендә батарея белән командалык итеп, кабат үзен югары хәрби осталыкка ирешкән батыр итеп күрсәтә. “Память народа” базасында аның бу сугышларда күрсәткән батырлыклары тасвирланган “наградной лист” куелган.
“Подвиг народа” базасында Мирза абыйның беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар бар. Ә менә үземнең әткәем турында әлегә бер әйбер дә таба алмадым.
“Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар” битләрендә әткәемнең абзасы, “Путиловец” колхозы тимерчесе Хәйруллин Шәйхрази турындагы язмага юлыктым. Ул 1896 елда Мөслимдә туган. Үзе эшләгән тимерчелеген һәм алты кыз бала сабыен Гайшәбикә җиңгәчәебезгә калдырып, 1941 елның августында 45 яшендә сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган. Интернет базасында аның хәбәрсез югалуы сәбәпле 1942 елның май аеннан “үлгән” дип белдерелүе турында язма бар.
Кешеләр эшлиләр, эзлиләр. Рәхмәт аларга. Бөек Cовет ватаныбызның азатлыгы өчен сугышкан һәр солдат – батыр. Хәбәрсез югалсалар да эзсез югалмаганнар алар. Исәннәрнең бурычы – шул эзләрне табу, саклау. Мөслимдә сугышка китүчеләрне туплау урыны (сборный пункт) Тукай урамындагы таш мәктәптә урнашкан булган. Әхмәтгалиев Әхмәдулла абыйның “Мөслим төбәге” дигән тарихи сәхифәләрендә фашистларга каршы сугышка безнең районнан 8140 кеше китүе турында язылган. Аларның күпчелеген шушы мәктәп озатып калган. Бигрәк тә 1941 елның җәй-көз айларында мәктәп тирәсе сугышка китүче ир-егетләр, оборона эшләренә алынган хатын-кызлар, үсмерләр, аларны озатучылар белән кайнап торган. Бөек Ватан сугышы елларында халыкның кайгы, сагыш, күз яшьләрен бик күп күргән мәктәп ул.
1941 елның салкын ноябрь төнендә Бөгелмәдән Минзәләгә баручы солдатлар төркеме белән шушы мәктәптә Муса Җәлил кунып киткән. Мөслим кешеләре аларга җылы оекбашлар, бияләйләр, бүрекләр биргәннәр. Мәлләтамак мәктәбенең ул чакта 17 яшьтә булган тарих укытучысы Мехәммәтдин ага Закиров истәлекләреннән өзек китерәсем килә. Ул солдатларны атта Мәлләтамак авылыннан Түбән Табын авылына кадәр илтергә тиеш була. “...Ә Муса Җәлилне укыганың бармы?” – дип сорады юлдашым, йомшак кына итеп. Мин Муса Җәлил шигырьләрен бик яратып укуымны әйттем. Хәтта “Хат ташучы” поэмасын яттан сөйли башладым. Шунда ул мине акрын гына, тыйнак кына бүлдерде дә: “Укыгыз, укыгыз, сез әле аның турында ишетерсез”, – диде, “Сез”гә күчеп... Ул бераз уйланып барды да тагын кабатлады: “Сез әле аның турында ишетерсез. Укыгыз аны!” – диде. Тавышы бик тыныч һәм моңлы иде. Мин аңа тагын да зуррак игътибар белән карадым. Бәлки ул үзенең язмышын алдан сизенгәндер? Кешеләрдә андый даһилык та була, диләр бит...
16нчы февраль, 1989нчы ел”.
Разия Гыйлаҗина. Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев