Үпкәләштән булмасын
Без укыганда Минзәлә гөрләп тора иде. Техникум, медучилище, педучилище, ГПТУ, АМК – барысында да шушы яклар укый. Шимбә саен өйләренә – авылларга таралалар.
Актаныш, Мөслим, Ыкның бу як авыллары Минзәләнең икенче очына җыелабыз. Попуткага. Андагы бихисап юлчы ике-өч сәгатьтә таралып бетә. Кем нинди транспортка эләгә – утыра тора, “шуа” тора. Агач төягән трактор чанасымы, ашлама ташучы колхоз машинасымы, товар алып кайтучы райпо машинасымы – барысы да ала. Машина кузовы да ярый, трактор арбасы да. Утыртсыннар гына!.. Утырттылар, алай калдырып китмәделәр. Әби патша күпере аркылы Монахлар тавыннан Аю-Матвеевка, Яңа Айман, Пучы аша кайткан вакытлар аз булмады.
1972-73 еллар. Яңа ел тирәсе бик суык булды! “Урал” кузовында кайткан өч Актаныш кызы катып үлгән, дип сөйләделәр хәтта. Дөрес булдымы икән... Җыелышып торабыз шул көфер почмагында, кайтып төште Яңа Сәетләр: Фәнис, Гата, Тәнзилә. Боларның Алабуга культпросвет училищесын тәмамлаган еллары булмады микән, зур егет-кызлар. Эчкә җылы керде, болардан калдым юк! Юлдашны ташлап китү юк югын. Бер машинага эләктек бит. Юлда буран чыкты. Ходайның рәхмәте, Аюга җитмәдек, машина ватылды. Кая барасың, җәяүләп киттек. Чанасына буе белән агач төягән “ДТ-75” шалтыр-шолтыр куып тотты, аның агач өеменә үрмәләдек. Матвеевканы үткән генә идек, анысы да ватылды. Тагын җәяү киттек! Ул арада күз бәйләнә башлады. Буранда Яңа Айманның утлары җемелдәп-җемелдәп кенә ала. Ярый буран каршыга түгел. Кайтып өлгәштек тә кунып чыгарга фатир эзлибез. Караңгы төште, хәл бетте, тамак ачты... Урамдагы һәр өйгә керәбез: “Апаем, без кертмибез, күрше кертә”. Авылның икенче очына барып җиттек, кертүче юк. Кайсының башына килгәндер, “Безнең укытучы Фәния апа шушы авылдан бит! Сәйделовна!” Бер өйгә кереп: Сәйдел бабай кайда тора?” – дип өен белдек. (Белдек дип, мин ияреп кенә йөрим инде.) Барып, ишеген шакыдык. “Яңа Сәетләр” дигәч, әби ишеген ачты. Кереп тулдык. Калай мич яна, җылы. Бүгенгедәй күз алдында: без идәнгә тәгәрәдек, әби белән Тәнзилә, бер чүлмәк бәрәңге әрчеп, калай мич өстенә утырттылар, икенче чүлмәккә чәй кайнатырга куйдылар. Оҗмах! Тәнзилә, көянтә-чиләк асып, суга да барып кайткан икән.
Иртән торып чыгуга буран туктаган, җил басылган, суык булса да, түзәрлек. Бәрәңге калмаган иде, кайнар чәй эчеп, җәяүләп, Пучыга таба кузгалдык. Озак та бармадык, ат белән әткәй очрады. Пучыга безне алырга дип килгән дә, кайтмагач, Пучыда кунып, безне эзләргә чыккан. Тәнзилә белән безне бөтереп толып астына тыктылар, Гата белән Фәнис ике як үрәчәгә чүмәште. Уртада әткәй тезләнгән.
Әй, аның рәхәтлекләре!.. Колак төбендә чана табаны җырлый, үзең – кызлар куенында! Өстә – толып, аяк очында мыдыр-мыдыр килеп гәп куерталар, казынтыларда чана бәлүли... Һич онытырлык түгел! Кайтып җиттек. Әткәй юлдашларны җәяү җибәрмәде, чәйләр эчкәч, илтеп куйды.
Шул көннән мин Минзәләдән бергә кайткан юлдашларымны якын иттем. Аларның исендәме икән, юкмы? Миңа күп еллар Яңа Сәеттә эшләргә туры килде. Алар тәкәббер дә, вакчыл да түгел иде, кайтып, сыймас җиргә чөй кагып йөрмәделәр! Кышкы буранлы юлны бергә үткән көн исләрендәме икән? Фәнис абыйга аннан соң да күп тапкырлар мөрәҗәгать иттем, кире борганы булмады. Фәнис Абдуллинга, Гата Ялаловка һәм Тәнзилә Кәримовага теге бәләкәй малайдан зур рәхмәтемне җиткерәм.
Әнвәр Сәрвәров, Тат. Бүләр.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев