Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Уйлый күңелем төрлесен

Әхлагың – исламча, телең – татарча, яшәвең кешечә булсын.

Җырдагыга, гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән. Безгә дә, дөньялыктагы уй-мәшәкатьләр белән чикләнмичә, ахирәт тормышына әзерләнергә кирәклеген аңлар вакыт җитте. Шул ният белән укырга, дини белемен киңәйтергә теләгәннәр өчен районыбызда мәчет-мәдрәсәләр, тирән белемле дин белгечләре булу – зур куаныч.

Укырга килгәч, элеккеге мәгариф хезмәткәре буларак, иң беренче күзгә ташланганы нәрсә булды дип уйлыйсыз? Мәктәп укытучысыннан таләп ителә торган су буе планнар күтәреп йөрмәсәләр дә, дини белем бирүче мөгаллимнәребез без кызыксынган теләсә кайсы сорауга, яттан белгән сүрәләргә, хәдисләргә нигезләп, төпле җавап бирәләр. Тиешле белем алган, хәзерлекле, үз фәненең чын остасы булган укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез кәгазь “волокита”сыннан азат булса, балалар белән эшләргә вакытлары, мөмкинлекләре артыр иде.

Балаларыбызга дөньяви тәрбия һәм белем алу белән бергә дини гыйлем алу өчен дә мөмкинлекләр зур булуы шатландыра. Дин – адәм балаларын мәңгелек йортта үзе теләгән урынын алырга яраклы, лаеклы итү өчен, Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, безгә бүләк ителгән, күктән иңгән илаһи кагыйдәләр ул. Дин дәүләттән аерылган дисәләр дә, рухи- әхлакый яктан сәламәт җәмгыять тәрбияләүдә, гаилә ныклыгын саклауда диннең роле зур. Ә сәламәт гаилә – дәүләтнең нигезе.

Мәгънәле, үкенечсез яшәү өчен Корьән уку, хәдисләрне белү генә җитми, кешенең әдәп-әхлагы да камил булырга тиеш. Күренекле галимебез Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф-гадәтләр”, – дигән. Дөньялыкта ала торган белем, тәрбия, тәҗрибә дә кешелекле, мәгънәле тормыш төзеп, дөрес яшәргә өйрәтә. Күпләрнең яраткан язучысына әверелгән Гөлсинә Галимуллина җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка багышлап язган “Алтын ачкыч” китабында: “Бала туу белән шайтанны күрә. Аның елавы – әти- әнисенә һәм барча кешеләргә: “Газизләрем, сез мине шайтан карамагына калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез”, – дип дәшүе”, – ди. Ә туры юлны табу өчен бик күп белү кирәк! Тик болай да кыска гомерне: “Мөселман өчен бары тик ике генә – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре генә бар, башкалары безнең өчен түгел”, – дип, яшь буынны традицион бәйрәмнәрдән, хәтта Сабантуйга, мәктәптә үтә торган музыка дәресләренә, музыкаль кичәләргә катнашудан читләштерү дөрес микән? Юк, дип уйлыйм. Моңа ачык мисал: менә 16 ел инде Җәлил хәзрәт Балтачта мөселман балалары өчен махсус Сабантуй үткәреп килә. Быелгысында 5000нән артык кеше катнашкан. Әлеге бәйрәмгә оныкларыбызны алып барып, без бу чараның дини тәрбия бирүе белән бергә татар халкының гореф-гадәтләрен сакларга да өйрәтүенең бәхәссез булуына инанып кайттык. Яңа ел, Халыкара хатын-кызлар көне, Семык, Питрау һәм башка бәйрәмнәр дә башка милләт кешеләре белән дуслыкны, бер-беребезгә булган хөрмәтне күрсәтә. Әллә инде:

“Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып”, – дип язган Тукаебыз да ялгышканмы? Минемчә, Сөмбелә, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете, Ураза бәйрәме, каз өмәсе, никах-туй йолалары, бәби туе һәм башкалар – татар халкын милләт итеп берләштерүче зур көч. Бер дин дә, милли гореф-гадәтләр дә кешене начар гамәлләргә өйрәтмидер.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев