Тормышыбыз җиңел булмады
Безнең дәвер кешеләренә бик авыр булды. Бигрәк тә хатын-кызларга, яшүсмерләргә авырга туры килде. Сугыш елларына туры килгән балачагымның кайбер хатирәләре белән уртаклашыйм әле.
Элек колхозларда тавык тизәге, көл җыю бар иде. Суык көннәрдә дә хатын-кызлар басуда көрәк белән кар тота иде. Аякта – чабата. Әнкәемнең аяк-куллары өшеп, елап кайтканын бүген дә хәтерлим. Өйдә дә суык, мичкә ягылмаган. Әнкәемне уйлап, үзәгем өзелә: бер рәхәт күрмәде бит! 3 яшендә ятим калып, туганнарында үскән бала ул.
Тагын бер вакыйга истә калган. Көнозын 2 яшьлек энем белән мич башында утырабыз. Мичнең кайбер урыннарында җылы саклана. Ягылмый калган көннәр дә була. Бер көнне энем мич башыннан егылып төште. Кире менгезергә минем көч җитми. Ул вакытта “уша” дигән такта бар иде. Энемне башта – шуңа, аннан мич башына менгезгәнем истә калган. Әнкәй иртәдән кичкә кадәр эштә.
Өченче вакыйга. Арыш өлгереп килгән вакыт. Букча асып, арыш башы җыярга киттем. Төшке аш вакыты, көн кызу. Ат белән колхоз рәисе килеп чыкты да: “Нигә урлашып йөрисең?” – дип, арыш башларын кулымнан тартып алды. Еладым. Безнең авыл халкы бик каты куллы булды. Башка авыллардан килгән рәисләр ул кадәр үк кыланмады.
1947 елда укырга кердем. Китап-дәфтәрләр юк. Мәктәп салкын, укытучылар бик усал иде. Бик авырлык белән укыдык. Октябрь бәйрәмнәрендә, Җиңү көнендә демонстрациягә чыга идек. Бөтен урамны яңгыратып, барабанда, быргыда уйнап, “уррра” кычкырып кайта идек. Төшке ашка берәр бәрәңге я төче камыр ашыйбыз. Шулай булуга карамастан, ул чорда күңелле иде. 1953 елда 7 еллык мәктәпне тәмамладык. Уртача укыдык. Алга таба белем алырга мөмкинлек булмады. Колхозда төрле эшләргә йөрдек. 1955-56 елларда гына әзрәк ипекәй ашый башладык. 1961 елдан башлап, аз булса да, акча бирә башладылар.
Әзме-күпме алга китеш булды. Хуҗалыкта дуңгызлар күп иде, савым сыерлары да аз булмады. Тормыш иптәшем белән икебез дә терлекчелектә эшләдек. Өч кыз үстердек. Өчесе дә, укып, үз белгечлекләре буенча эшлиләр, тормышлары матур. Һәр көнне килеп, хәлебезне белеп торалар.
Бүгенге көндә бик рәхәт яшибез. Бөтен нәрсә бар! Сарыклар, тавыклар асрыйбыз, үзебезгә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Умарталарыбыз да бар. Дөньяның тыныч булмавы гына борчый. Биш оныгым – ир-атлар, шулар өчен борчылабыз. Бишесе дә хәрби хезмәттә булып кайтты. Икесе контракт нигезендә өч ел Самарада хезмәт итте. Киләчәктә сугышлар бетеп, коронавирустан тулысынча котылып, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын! Барыгызга да тынычлык, сәламәтлек телим.
Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф.
Фото - туган якны өйрәнү музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев