Тормыш үзгәрми тормый
Исәнсеф тарихын караштырып утырдым. Авыл тарихында төрле вакыйгалар булган!
Исәнсеф авылына беренче булып гаиләсе белән Исәнсафый дигән кеше килеп утырган. Аннары башка гаиләләр дә күченеп килгән. Исәнсафый үлгәч, авылны аның исеме белән атаганнар. Еллар үтү белән аны “Исәнсеф” дип йөртә башлаганнар, дип сөйләнелә халык риваятендә.
Авылда колхоз 1929 елның язында оештырыла башлый, аңа “Ленин бүләге” исеме бирелә. Колхозның беренче рәисе итеп Әбүгалисина Шәвәлиев сайлана. Колхозга 1596 гектар җир беркетелә, шуның 1382 гектары сөрүлек җирләре була. Ул елларда авылда 170 хуҗалык, хезмәткә яраклы 210 кеше исәпләнгән. Колхозчылар карамагында 110 эш аты, 10 баш сыер булган. 1940 елда 1595 гектар сөрүлек җире, 190 хезмәткә яраклы кеше, 220 эш аты, 17 сыер теркәлгән. Колхозның нинди темп белән үсүен күрү өчен тагын берничә сан китерик. 1930 елда бер сыердан сөт алу – 300 килограмм, 1940 елда 500 килограмм тәшкил итә. 1930 елда бер сарыктан 1,8 килограмм йон алалар, дәүләткә 10 центнер сөт саталар һәм бөртекле культуралардан 8 центнер уңыш җыеп алалар. 1940 елда йон күләме – 2,2 килограмм, дәүләткә сөт сату – 40 центнер, бөртеклеләрдән уңыш алу 12 центнерны тәшкил итә! 1940 елда колхозның бер автомашинасы, атлы сугу машинасы, атлы 13 ургыч (1930 елда – 1 машина), атлы 10 чәчкеч машинасы, 60 сабан (1930 елда – 45) булган. Шулай итеп, күмәк хуҗалык яхшы гына тернәкләнеп эшли башлый.
Авылдан Бөек Ватан сугышына 130 кеше китә, 68 кеше сугыш кырында ятып кала. Сугыштан соң хөкүмәт колхозларның матди техник базасын ныгыту буенча нәтиҗәле чаралар күрә. 1950 елда “Ленин бүләге” колхозы, “Кызыл таң” белән берләшеп, “Ленин бүләге” исеме белән йөри башлый. 1957 елда колхозлар тагын эреләндерелә, “Ленин бүләге” һәм “Сатурн” колхозлары, берләшеп, дүрт авыл (Тат.Бүләр, Исәнсеф, Иске Сәет, Исәнсеф-Чишмә) “Урожай” колхозы булып яши башлыйлар. Рәис итеп Мирхаҗиян Сәлахов сайлана, Тимершәех Фәйзуллин агроном-зоотехник була.
1963 елның июнендә колхозлар тагын эреләндерелә. Яңа Сәет, Мари Бүләр, Усаклык авыллары кергән хуҗалык Ленин исемендәге колхозга кушыла. Бу эре хуҗалык җиде авылны берләштерә. 1970-1980 елларда биредә республикага үрнәк булырлык эшләр башкарыла. Авылларга күтәртелгән юл китерелә, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы биналары салына, суүткәргечләрдән авылларга чишмә суы китерелә. Иң куанычлысы: авылларга зәңгәр ягулык – газ кертелә.
Безнең “Урожай” колхозы республикада танылган иде. Һәр авылда клуб, кибетләр, медицина пунктлары ачылды, Тат.Бүләрдә – урта мәктәп, Мари Бүләрдә – клуб, янгын сүндерү депосы, тагын бик күп объектлар төзелде. Мәдәният йортларында атна саен концерт-спектакльләр була иде. Фермалар гөрләп торды. Гыйнвар башында ук яртыеллык планны үти торган идек. Колхозның отчет җыелышларында клублар халык белән тула, җыелыштан соң сыйланып, концерт карап, күчтәнәчләр күтәреп кайта идек. Колхозлар таралды. Элеккеге тәртип бетте, күп кеше эшсез калды. Эшләгәннәре акча ала алмый интекте. Хәзер җирлегебездә “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли. Райондашларыбыз Үрәзмәт сөтчелек комплексында хезмәт куя. “Эш юк” дип урамда йөрүчеләр дә юк. Аллага шөкер, хезмәт хакын да, җәйге ялларын да алып баралар.
Авылыбызга газ кергән, су бар, урамнарда утлар яна. Медпунктыбыз бар, кибеткә атнага өч тапкыр ипи килә – рәхәт тормышта яшибез. Коронавирустан да котыла алсак, бик әйбәт булыр иде. Исән-сау булырга язсын!
Мөҗәһидан Мортазин.
Исәнсеф.
ФОТО – ТУГАН ЯК МУЗЕЕ АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев