Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тойгелде авылының «Кыйбла» мәчете дә бүгенге көндә гөлләргә күмелеп утыра

Авылларда тирә-юньне гөлләр белән бизәп яшәү матур гадәткә әверелде

Йорт тирәләре, бакчаларын гына түгел, җәмәгать урыннарын да шау чәчәккә төргән райондашларыбыз бар. Тойгелде авылының "Кыйбла" мәчете дә бүгенге көндә гөлләргә күмелеп утыра.

"Чәчәкләр - шатлык һәм матурлык чыганагы, алар безнең тормышыбызны бизи. Ә без һәркемнең хезмәтенә хөрмәт белән карарга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен дип куйган хезмәтегез, сарыф ителгән вакытыгыз, киң күңелегез өчен рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Чәчәк орлыклары алып кайтып бирүче Лениза ханымга, чәчәкләрне төсләрен, сортларын туры китереп, түтәлләр ясап утыртучы, көн саен сулар сибеп, карап, тәрбияләп үстерүче Альмира һәм Резеда ханымнарга тирән рәхмәтләребез барып ирешсен! Дөньяларыбыз имин, күңелләребез тыныч булсын! Һәрвакыт изге күңелле, игелекле һәм мәрхәмәтле булып калыгыз!" - дип язалар Тойгелде авылыннан.

Тагын кайда шулай матур, безгә языгыз әле, дуслар!

 Фото – Тойгелде авылының ВКонтакте сәхифәсеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев