Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Театр яктылыкка, нурга илтә

Элек-электән театр уйнау, спектакльләр кую бик кызыклы һәм мавыктыргыч күренеш булган. Җәйге кичләрдә җыр-биюле уеннар оештырганнар.

Болар барысы да үзенә күрә театр, язылмаган пьеса булган. Кышын да халык тик ятмаган: җыелып, аулак өйләр ясаган. Клубларда төрле чаралар оештырганнар, концертлар куйганнар, театр уйнаганнар. Халык бер-берсе белән аралашкан, дустының, туганының хәлен белгән, күршесенә кич утырырга барган, капка төбендә очрашып, сөйләшеп торган. Чишмә буйларында очрашып, гәпләшеп алган. Җыелышып мал суйган, эчәгесен юган, өмә белән өй күтәргән, печәнен ташыган. Дөресен генә әйткәндә, урам тулы – халык, өй тулы кеше булган.

Соңгы дистә елларда халык үз эченә бикләнеп, койма ярыгыннан гына тирә-юньне күзәтеп, миңа тия күрмәсеннәр дип яши башлады. Шулай булуга карамастан, бер яңалыктан да артта калмый: күршесе, дусты, авылдашы турында берәр хәбәр ишетсә, күпертә-күпертә башкаларга тарата. Ничек дисезме? Көянтә-чиләк асып чишмә буена төшкәч түгел инде, интернет челтәре аша. Андагы кызык һәм кызганыч хәлләрне карарга дип керсәң, ким дигәндә өч сәгать вакытның үткәнен сизми дә каласың. Белмим, ничек алай килеп чыга ул, башка һич барып җитми.

Миләүшә Хәсәнова.

Вәрәшбаш авылы.

 Фото – Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев