«Театр һәм балалар» атналыгы кысаларында
25-30 ноябрьдә ел саен Россия күләмендә «Театр һәм балалар» атналыгы уза.
"Күбәк урта мәктәбендә бу уңайдан башлангыч сыйныф укучылары бик матур чыгышлар әзерләделәр.
2 сыйныф укучылары Ф.Садриевның "Бал тәмле дә..." (җитәкчесе - Р.Бәширова), 3 сыйныфлар Ф.Яруллинның "Каракның бүреге яна", (җитәкчесе - Л.Шәяхмәтова), 4 сыйныфлар Ф.Яруллинның "Хикмәтле алма" пьесаларын (җитәкчесе - Р.Гәрәева) сәхнәгә куйдылар", - дип хәбәр итәләр Иске Карамалы мәдәният йортыннан.
Фотолар - Иске Карамалы мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев