Сезнең алда баш иябез
Һәр укытучы үзенчә бәхетле, үзенчә серле иде бу көнне.
Октябрь ае бик күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көне белән башланып китә. Укытучылар көне белән дәвам итә.
Өлкәннәр... Олы кешеләр... Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек- электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткән. Шуңа күрәдәдер инде, әти-әниләребез: “Өлкәннәрнең сүзен тыңлагыз, аларның әйткәннәренә колак салыгыз”, – дип өйрәттеләр. Чыннан да, алар киңәшче дә, якын дус та, ярдәмче дә, һәм иң мөһиме, акыл бирүчеләр дә.
Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан Мөслим гимназиясендә бик матур чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары, гомерләренең дүрт дистә елдан артык вакытын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучыларыбыз өчен “Сезнең алда без баш иябез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте.
Чарага килгән Петрова Надежда Николаевна гаиләләренең укытучылар династиясе булуы турында сөйләде. Быел гимназиянең беренче сыйныфына укырга кергән оныкчыгы Риананың да укытучы булачагына өметләнә ул. Надежда Николаевна укучыларга һәм укытучыларга изге матур теләкләрен җиткерде. Хатирәләре белән уртаклашканда, күз яшьләре аша елмаеп, ул үзенең бәхетле әни, кадерле әби һәм якын әбекәй икәнен исбатлады.
Мәгариф системасы соңгы дистә еллар эчендә бик күп үзгәрешләр кичерде. Яңа федераль стандартлар кергәч, электрон журнал, электрон дневник, электрон документацияләр барлыкка килде. Бу чорда эшләгән кешеләргә шактый гына авырлыклар күрергә туры килде. Маргарита Идиатуллина – менә шундый ничә буын үзгәрешләрен күргән педагог. Аңа куелган сорау да шулайрак яңгырады.
Әлбәттә, үз эшенең асылын белгән, җаны-тәне белән һөнәренә тугры калган укытучы бу баскычларны бик җиңел узуы турында әйтте.
– Мәктәпне, укучыларны, укытучыларны бик сагынам, ләкин тыныч картлыгымда, сезнең уңышларга сөенеп, өйдә утыруны кулайрак күрәм, – диде ул, фикерен йомгаклап. Маргарита Александровнада әле һаман да эшләү дәрте сүрелмәгәнлеген сиземләдек. Укучыларыбызның һәр чыгышын телефонына төшереп утыруы, соклануын яшерә алмыйча, эчкерсез елмаюы – шуның ачык мисалы.
Мөслим гимназиясендә озынайтылган көн группасында эшләгән Гүзәлия Нигимаева безнең сорауны ишеткәч, югалып калды.
– Булган кызыклы вакыйгалар гел башымнан чыгып бетте шул, – дип көлде ул. Бераздан соң үзе белән, укучылар белән булган кызыклы хатирәләрен бик тәмләп сөйләде.
Һәр укытучы үзенчә бәхетле, үзенчә серле иде бу көнне. Озак еллар буена укытучы булып эшләү берсенә дә ансат кына бирелмәгәндер. Ә без, яшь буын, алар алдында, әлбәттә, баш иябез, алар үрнәгендә балаларга белем һәм тәрбия бирергә омтылабыз. Ләкин бүген замана башка, дөньяга караш башка, балаларның уйлау-фикерләү формасы башка. Былтыргы “А” быел да шул ук “А” булса да, яңгырашын булса да үзгәртә шул.
Алда да матур бәйрәмнәрдә очрашып, буыннар чылбырын өзмичә, бәхетле тыныч тормышта яшәргә язсын иде.
Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев