Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сәламәтлеккә багышланган гомер

Илгизәнең безнең җирлеккә килеп эшли башлавына да 40 ел булган икән инде! Әле генә кебек, югыйсә...

Түбән Табын медпунктына бик чибәр, үзе чая, тиен кебек хәрәкәтчән бөтерчек бер кыз килгән икән, дигән хәбәр тиз арада авылны әйләнеп тә чыкты. Бу кыз кайсыбызга насыйп булыр икән, дигән яшерен, әмма татлы хис шактый егет-җиләннең күңел кылларын чуалтып ташлагандыр ул көннәрдә! Түбән Табын фельдшер-акушерлык пунктының данлыклы мөдире Каюм абый Галин, кызга бер күз төшерүгә, моның белән эшләргә була, дип әйтеп куя.

1983нче елның 15 апреле була бу. Әнә шул көннән башлап Актаныш районының Адай авылы кызы Илгизә Гәрәева-Гайнелхакова, Түбән Табын авылын үз итеп, гомерлеккә язмышын шушы җирлек белән бәйли. Шунда үз пары Разифны таба. Аның белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр, зур йорт салалар, күп итеп мал-туарын асрап, үрнәк гаилә булып яшиләр. Эшендә дә сынатмый ул.

Ярдәмчел, ачык, шаян һәм тапкыр сүзле Илгизәне авыл халкы зурлап “үзебезнең брачыбыз” ди. Чынлап та, авыл фельдшерлары – универсаль кешеләр. Алар терапевт та, хирург та, педиатр да, кендек әбисе дә, психолог һәм психотерапевт, хәтта теш табибы вазифасын да башкардылар һәм хәзер дә шулай. Әнә шундый авыр, катлаулы һәм бик тә җаваплы эшне җиренә җиткереп, һич тә авырыксынмый башкара Илгизәбез. Аның тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан да лаеклы бәяләнә. Район үзәк хастаханәсе, Мөслим районы хакимият башлыгының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары моңа дәлил. Илгизә – районның мактаулы медицина хезмәткәре, югары категорияле фельдшер!

Балачакта малайлар шофер, механизатор, очучы, хәрби булырга хыялланса, кызлар сатучы, укытучы, тәрбияче, врач булырга тели. Җиденче классны тәмамлаганчы, кем булырга дигән уй Илгизәнең башына кереп тә карамый. Чөнки 37 яшендә әтиләре Кәрам абзый авырып вафат була. Әниләре Мәдинә апа өч бала белән – тол, балалар ятим кала. Бу вакытта апасына – 11, Илгизәгә – 7, энесенә 3 яшь кенә була.

– Бәләкәйдән җигелеп дөнья көтәргә, әнкәйгә булышырга туры килде. Кая ул кем булырга дигән уй! – ди ул, шул авыр чорларны искә алып. Профессия сайлауга бер очрак этәргеч була. 8 класста укыганда, кыз сары авыруы белән авырый. Ике айдан артык Актаныш хастаханәсендә дәвалана ул. Шунда медицина хезмәткәрләренә, аларның эшенә хөрмәт һәм мәхәббәт уяна аңарда.

– Больницадан кайтканда, бер кап файдаланылган, инәсез шприцлар күтәреп кайттым. Буш вакыт таба алсам, кайда нәрсә, кем туры килә, шуңа “укол кадап” бераз шаяртып ала идем, – ди. Адай сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлаган кыз Минзәлә районының Бикбау урта мәктәбендә укуын дәвам итәргә, киләчәктә табиб булырга хыяллана. Укый да башлый, әмма 9класста бер айлап укыгач, теге юньсез авыру кызны кабат эләктереп ала. Октябрь аеннан декабрь азагына кадәр тагын больница палаталары, дәваланулар. Кызга укуын ташларга туры килә. Әмма медик булу уе күңеленә ныклап кереп урнаша. Больницадан чыккач, хәлләнеп аякка баскач, кабат дәреслекләргә тотына, укырга керергә әзерләнә. 1979 елны кыз Минзәлә медицина училищесына укырга керә һәм аны 1983 елда уңышлы тәмамлый.

Мөслим районына эшкә билгелиләр аны. Беренче эш урыны – Тат. Бүләр авылы медпункты. Әмма монда бер-ике атна гына эшләп ала, аны Түбән Табынга күчерәләр.

– Түбән Табынга куркып кына килдем. Мөдире – ир кеше, диделәр. Ир-ат белән эшләве авыр булыр инде. Әнкәйгә печән әзерләшергә дә кайта алмам микәнни, дим. Һаман әнкәйне уйлыйм. Юкка курыкканмын! Каюм абый әтием кебек булды, хәлемә керде. Миңа әнкәй янына кайтып килергә булганда, барлык эшне, җаваплылыкны үз өстенә алып, рөхсәт бирә иде. Ул минем остазым булды. Андый кешеләр сирәк була! – ди Илгизә. 
Шундый кешеләрнең тагын берсен – башлангычта укыткан Флүрә апасын зур хөрмәт белән искә ала Илгизә. Җырчы Асаф Вәлиевнең әнисе ул (урыны оҗмахта булсын). Бергә эшләгән хезмәттәшләре Гүзәл Җәләлетдинова, Фагыйлә Сөләйманова, Фәйрүзә Насыйрованы сагынып сөйли. “Алар белән бик рәхәт итеп, килешеп эшләдек”, – ди.

40 ел дәверендә баштан ниләр генә үтмәгән дә, тормыш кем белән генә очраштырмаган! Нинди генә катлаулы хәлләрдән тәвәккәллек күрсәтеп, кискен карарлар кабул итеп чыгарга туры килмәгән!

– Булды инде, булмаган кая! 40 ел бит ул! Юка гына какча гәүдәле булсам да, ашыгыч ярдәм күрсәткәндә, центнердан артык гәүдәле кешеләрне урыныннан кымшатырга, бер урыннан икенче урынга күчерергә, хәтта күтәрешергә дә туры килде. Андый вакытта көч каян килгәндер, үзем дә кайчак аптырап куям, – ди Илгизә. – Бервакыт, үзара ызгыш нәтиҗәсендә канга баткан, муены пычакка киселгән читтән килеп эшләүче берәүне китерделәр. Муеныннан чәптереп кан ага. Беренче тапкыр муенга жгут салып канны туктаттым. (Муенга жгут салып була, дип күз алдына да китерми идем, була икән!) Беренче ярдәм күрсәткәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, больницага озаттым. Исән калды егетебез.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.

Фото – И. Гәрәева-Гайнелхакованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев