Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Почта ташыдык

1959 елның октябрь аенда, Калинин районы бетерелгәч, Мөслим районы оештырылды.

Мине Симәктән ат белән почта ташучы итеп куйдылар. Ул вакытта почта җитәкчесе Наилә апа Миндәева иде. Аның ярдәмчесе – Халидә. Атка кыңгыраулар тагып, Елгабаштан, Мари Бүләрдән, Мөслимнән көнаралаш почта ташый идек. Яңа Сәеттән, Торыштан, Елгабаштан, Симәктән почта кайтканны көтеп тора идек. Почтаны безгә, ягъни хат ташучыларга өләшергә бүлеп бирәләр иде. Икенче көнне газета- журналларны, хатларны авылда таратам, аннан соң Симәккә китәм. Яз- көз айларында атка атланып йөри идем.

Ул чорда биш елга бер тапкыр партия съезды була иде. Партком секретаре Наил абый Хәбибуллин сигез төрле газета ала иде. Ул съезд материалларын көн саен китереп тапшыр, дип каты куйды. Тимершәех абый Фазуллин газета-хатларны илтеп бирә алмасаң, өйгә килеп алды. Бик күп төрле газета-журналлар алдыртты, үзе дә газеталарга мәкаләләр язды. Ул вакытта газета- журналларга язылу мәҗбүри булды, газета-журналлар килмәгән йорт булмагандыр да. Подписка вакытында хезмәт хакы бирелгән көндә почта җитәкчесе белән хат ташучы газетага яздырдылар. Ул чорда пенсия акчасын өләшмәдек. Хезмәт хаклары бик түбән булса да, халык почтада сатылган открыткалар, лотерея билетларын теләп алды. Посылка белән тегү машиналарына кадәр кайтарта иделәр. Унышар посылка алып кайткан чаклар булды. Посылка җибәрүчеләр дә бик күп була иде. Почтада эшләгән чор бик күңелле вакыт булып истә калган.

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X