Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Питерга сәяхәт

Санкт-Петербург дигәч, күз алдына икегә аерылучы күперләр, ак төннәр һәм яңгырлы һава торышы күз алдына килә. Якташым Регина белән Питердагы бу күренешләрне үз күзләребез белән күрергә насыйп булды

Питерга бару өчен иң кулай һәм җитез транспорт – самолетны сайладык. 2 сәгатькә якын очтык һәм без инде – Питерның Пулково аэропортында! Отельга кайтып урнашу белән төнге Питерны – күперләр күтәрелүен карарга бардык. Бу шәһәрдә барлыгы 12 күпер шулай күтәрелә икән. Һәрберсенең үз исеме һәм ачылу вакыты бар. Сарай күпере (Дворцовый мост) иң зурысы санала, ул төнге 1.00-2.50 сәгатьләрдә аерыла һәм 3.10-4.55 сәгатьләрдә янәдән үз хәленә кайта. Троицкий, Невский күперләрен һәм башкаларны күрергә була.
Санкт-Петербургтан 30 километр ераклыкта урнашкан Кронштадт шәһәренә дә бардык. Әлеге экскурсиягә бер көн алдан электрон билетлар алдык. Билет бәясе бер кешегә 1750 сум булды. 
Кронштадт Россия флотының башкаласы санала. Балтыйк диңгезендәге иң көчле хәрби диңгез базасы шунда урнашкан. Сугыш вакытында бу шәһәр Санкт-Петербургны саклаучы калкан булып торган. Дошман Кронштадтны юкка чыгарган булса, Петербург та булмас иде, диләр.
Киләсе тукталышыбыз – Петергоф – фонтаннар шәһәре. Экскурсия белән “Нижний парк”ка килдек. 750 сумга электрон билет алып, фонтаннар дөньясына сәяхәт иттек. 1714 елларда Петр I Фин култыгының көньяк өлешендә Петергофны – Петр сараен төзи башлаган. Хәзер биредә 150дән артык гади һәм дүрт каскадлы фонтан бар. Иң зур каскадлы фонтан 64 фонтаннан һәм 255 сыннан тора! Әлеге паркта йөргәндә үзеңне патшабикә кебек хис итәсең. Кошлар сайравы, фонтаннар шаулавы, кисеп формалаштырылган агачлар, чисталык, күл буендагы искиткеч матур биналар элеккеге заманга алып кайта төсле. Затлы озын күлмәкләр генә җитми. 
Икенче көнне Эрмитаждан башладык. Эрмитажга керү вакыты чикле. Билет алганда, вакытка игътибар итәргә кирәк. Билет бәясе – нибары 500 сум.
Эрмитаж – дөньядагы иң зур музейларның берсе. Музейга 1764 елда Бөек Екатерина нигез салган. Биредә алты бинада һәм 365 залда 3 миллионнан артык экспонат урнаштырылган. Һәр экспонат янында берешәр минут торсаң да, музейны карап чыгу өчен якынча 11 ел вакыт кирәк! Биредә төрле гасыр экспонатлары, картиналары урнаштырылган. Тарих китабындагы рәсемнәрне үз күзләрең белән күрү үзгә хисләр бүләк итә. 
Санкт-Петербург – рекордларга бай шәһәр. Европадагы иң биек бина – “Лахта-центр” Фин култыгы яр буенда урнашкан. Биеклеге – 462 метр. Ул пыяладан гына ясалган һәм 87 каттан тора. “Лахта-центр” Мәскәүдәге “Москва-Сити” һәм Дубайның “Бурдж-Халифа”га охшаган. Биредә офислар гына түгел, концерт заллары, амфитеатрлар да эшли. Санкт-Петербургны 360 метр биеклектән күрәсегез килсә, “Лахта-центр”га килегез. 
Нева елгасында теплоходта күперләр күтәрелгәнен карадык. Су тулы теплоходлар, катерлар!.. Суда да бөкеләр була икән! Төнге уникедә без бөкедә утырдык! Кызганыч, техник сәбәпләр белән күперләр күтәрелмәде. Шулай да күперләр астыннан теплоходта үтү онытылмаслык хисләр бүләк итте.
Санкт-Петербургны Исааковский соборына менеп, 43 метр биеклектән күзәтү дә насыйп булды. Моның өчен 262 басмага менәргә туры килде. Шәп физкультура! 
Питерның тагын бер үзенчәлеге – ак төннәрне күрдек. 23.00 сәгатьтә яп-якты булу безнең өчен сәер иде, әмма матур хис-кичерешләр бүләк итте. Питер атмосферасы белән якыннанрак танышасың килсә, күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Метрода йөрергә була. Сүз уңаеннан, дөньядагы иң тирән метро да Санкт-Петербургта урнашкан икән. 86 метр тирәнлектәге “Адмиралтейская” станциясе ул. Һәр станциянең үзенчәлеге бар. Мәсәлән, “Зенит” станциясендә “Зенит” футбол командасы откан кубокларның күчермәләрен урнаштырганнар.
Россиянең төньяк шәһәре, 300 елдан артык тарихы булган Санкт-Петербургка сәяхәтебез тәмам. Язганнарны уку бер хәл, ә үзең барып күргәннән соң туган хис-кичерешләр бөтенләй башка. Тормышыгызда сәяхәтләр ешрак булсын!

Лениза Мөхәммәтова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев