Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Оренбург шәлләре мамык, дуслар ябынсын әле...

“Җаек елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумыннан кайткач уйланулар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты рәисе, академик Альберт Борһанов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән булган делегатлар катнашында “Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” IХ Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының беренче этабы Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә үтте. Анда алган тәэсирләрем белән газетаның 3 ноябрь санында уртаклаштым. Бүгенге язмамда сүз форумның Оренбург өлкәсе территориясендә үткән икенче этабы турында бара.

Оренбург өлкәсенә баруны көтеп алдык. Моның сәбәпләре дә бар. Соңгы елларда безнең районның оренбурглылар белән элемтәсе ныгыды, аралашу артты. Оренбурглылар Мөслимдә үткән Бөтенроссия авыл сабантуена килделәр, аннан соң туристлар, эшмәкәрләр экскурсиягә килде. Безнең район делегациясе дә эш сәфәре белән Оренбургка барды. Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен оренбурглыларга күрсәтте. Муса Җәлилнең туган авылындагы музеена районнан экскурсияләр оештырыла. Мөслимдә үткән Бөтенроссия каз өмәсе, туган якны өйрәнүчеләр форумы да Мөслим белән Оренбург арасында дуслык күпере салуга хезмәт итте. Оренбургта безнең якын дусларыбыз, Мөслимне үз итүче яхшы танышларыбыз бар, шуңа күңел очрашулар көтеп яши.

Форум кысаларында Оренбург өлкәсендәге беренче тукталыш өлкә үзәгеннән 80 чакрым ераклыктагы Саракташ районы Черный Отрог авылында булды. Авылга 1827 елда Воронеж якларыннан килгән крестьяннар нигез салган. Авылда Емельян Пугачев җитәкчелегендә крестьяннар баш күтәргән. Черный Отрог мамык шәл бәйләүчеләре белән дан тота. 1926 елда, колхозлар төзелгәнче үк, авылда шәл бәйләүчеләр әртиле оештырыла. Анда 233 крестьян хуҗалыгы берләшә. 

Черный Отрог – Россия Федерациясенең элеккеге рәисе, күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәтче Виктор Черномырдинның туган авылы. Биредә аның тарихи-мемориаль музее эшли. Музей каршына аның бронза бюсты куелган. 

Һәркемнең яраткан шөгыле булган кебек, Виктор Черномырдинның да хоббие булган: ул җиңел машиналар коллекциясе җыю белән мавыккан. Музейда машиналарның ниндие генә юк! Россиядә эшләнгән беренче машинадан алып хәзерге заман автомобильләренә кадәр бар, хәтта кайбер чит ил машиналары да саклана. Һәркайсы үзенчәлекле дизайнда (гомуми конвейерда җыелмаган) эшләнгән. Музейдагы экспонатлар Виктор Черномырдинның балачагыннан башлап гомеренең соңгы көненә кадәр тормышы, эшчәнлеге турында сөйли. Мәскәүдәге эш кабинетын да җиһазлары белән бергә күчереп ясаганнар, хәтта костюмы да эленеп тора. 

Дәвамы бар.
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Фото  – Н. Бәдретдинованың шәхси врхивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев