Мөслим-информ

Җәннәт аналарның аяк астында

Мөсәпбиха апаның ике улы локаль сугышларда катнашкан.

Мөсәпбиха апа белән Рамазан абый гөрләп торган “Шуганка” совхозына күрше Баланлы авылыннан күченеп киләләр. Эше дә бар, эшенә карап, түләве дә яхшы. Хезмәт кешесенә хөрмәт белән караучы җитәкчеләр дә күңелләренә хуш килә. Балаларның киләчәге өчен дә күңел тыныч кебек – совхоз эшчеләренә йортлар салып бирә. Мөсәпбиха апа да фермага эшкә килә. Гомер көзләренә аяк баскан Мөсәпбиха апа дөньяның тыныч булуын тели дә бит, дөньясы гына гел болганып тора. Беренче Бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Вьетнам, Әфганстан, Чечнядагы сугышлар. Бүген менә оныгы Марсель Украинада баручы махсус хәрби операциядә катнаша. Телевизордан яңалыклар караса, вакытлы матбугаттан хәбәрләр укыса, йөрәк парәсе өчен күңеле өзгәләнә. Авылның акъәбисе: “Дөньялар – тыныч, күгебез аяз булсын!” – дип, намаз укыган саен дога кыла, оныгының гына түгел, илебезнең иминлеген саклаучыларның барысының да исән-имин әйләнеп кайтуларын тели. Шуганка  авылына күптәннән күченеп килсәләр дә, Баланлы авылының исеменнән алынган баланның әче тәмен күп тапкырлар татырга туры килә Мөсәпбиха апага. Дөньяга дүрт малай һәм бер кыз тудырган ана ул! Ире Рамазан абый белән бергә санасаң, биш ир-ат дигән сүз. Сау-сәламәт, баһадирдай улларының дүртесе дә хәрби хезмәттә булып, туган җирләренә әйләнеп кайталар. Әйтүе генә җиңел, ә уллары хезмәт иткән икешәр елны көннәргә әйләндерсәң, балаларын көтеп, борчылып, йокысыз төннәр үткәргән ананың йөрәгендә нинди утлар янганын үзе генә белә. Улы Роберттан: “Сәлам Джелалабадтан!” дип башланган хат килгәч, колак ишетмәгән шәһәрнең кай тарафларда икәнен сорарга дип, күршесенә йөгереп керә ана. “Джелалабад монда гына ул, Кыргызстанда гына”, – дигән җавап йөрәгенә сары май булып ята. “Менә бәхет! Якында гына, җылыда, рәхәттә хезмәт итә улыкаем”, – дип сөенә ана. Сөенеч кенә озакка бармый. Бер көнне телевизордан шушы шәһәрнең Әфганстанда икәнен белеп ала. “Ул вакытта авыл өстеннән үтүче самолетлар да ерак очкан кебек тоела иде, тавышлары да катырак, йөрәкне өшеткеч иде,” – дип искә ала Мөсәпбиха апа ул вакытларны. Роберт 1986-1988 елларда хәрби хезмәттә була. Сәмәрканд шәһәрендә алты ай укый һәм элемтәче белгечлеге белән Әфганстанга җибәрелә. Джелалабадта алтынчы мотоукчылар бригадасында хезмәт итә. “Интернационалистка – рәхмәтле әфган халкыннан” медале белән бүләкләнә. Мөсәпбиха апаның улы Фәнүс Чечняда хезмәт итә. Бүгенге көндә өч улы да авылда яши. Радигы, килене Эльвера төп йортта – Мөсәпбиха апа белән Рамазан абыйны тәрбияләп, хөрмәтләп яшиләр. Кызлары Рәмилә, уллары Фәнүс Казанда гомер итә. “Аллага шөкер, дүрт улым да үз көннәрен үзләре күрә”, – дип горурлана ана. Күптән түгел тормыш иптәше Рамазан абый операция кичерде. Көндез – карчыгы, төнлә уллары, алмашлап, әтиләрен тәрбияләде. Бүгенге көндә бәхетле гомер кичерә Мөсәпбиха апа. Бәхетенең күге аяз булсын! Оныгы исән-имин кайтып, әти-әниләрен, әбибабайларын, хатынын, баласын куандырсын бер үк.

Лениза Вәлиева. Шуганка.

 Фотода – Мөсәпбиха апа улы Роберт белән Шуганка мәдәният йортында узган әфганчылар белән очрашу кичәсендә.

Фото -  Л.Вәлиеваның шәхси архивыннан

Белешмә Джалал-Абад – Кыргызстан шәһәре. Зурлыгы буенча – өченче урында. Д ж е л а л а б а д – Әфганстандагы зурлыгы буенча бишенче шәһәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: