Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нарат Асты – туган төбәгем

Беркөнне, хәл белергә баргач, сеңлем: “Бер җыр тыңлатам әле сиңа”, – дип, телефонын алдыма китереп куйды. Ватсап дигәннәренә көненә әллә ничә җыр, ничәмә-ничә хәбәр, видеоязмалар килеп тора бит.

Монысы да берәр “мөгезле” нәрсәдер инде, ярар, күңелең булсын, карап карыйк, дигән кыяфәт чыгарып, җыр тыңларга әзерләндем. Әмма күзем каршыда эленеп торган телевизор экранында, анда мин яратып карый торган совет чоры фильмын күрсәтәләр иде.

Шулай да күз телевизорда, колак телефонда дигәндәй... Бервакыт колагыма Нарат Асты, Зәйни болыннары, Ур күле дигән сүзләр чалынып алды. Бәй, бу җыр безнең авыл турында түгелме соң?! Без бәләкәй чагында уйнап үскән Зәни пае, Зәйни болыны...

Нарат Астын күрдем төшләремдә,

Чишмәләрдән урап кайтканым.

Зәйни болыннары уртасыннан

Яшьлегемне эзләп тапканым.

Язын, җир кардан ачылу­га, авылның әрәмәлек ягын­дагы Зәйни пае (халык Зәйни бае дип йөртә) бала-чага тавы­шыннан, чыр-чуыннан гөр ки­леп торыр иде. Аеруча безнең түбән оч балалары үз итә иде Зәйни баен. Әти-әниләрдән, уйнап вакытны бушка үткәреп йөрисез шунда, дигән шелтәне ишетмәс өчен, кыш буе абзар­да ятып иреккә сусаган сары­кларны да үзебез белән алып төшәбез болынга. Сарык та көтәбез үзебезчә, уйныйбыз да. Учак ягып, аның көленә бәрәңге күмәбез, үзебез белән алып килгән йомырка, сөт, ипиләребезне уртак табынга куеп сыйланабыз.

Зәйни баеның уртасын­дагы уйсулыкка һәр елны кар суы җыела. Башбашта­грак малайлар була һәр авыл­да. Бездә дә бар иде андый ташбашлар. Шуларның берсе әлеге “күл”дә чирканчык ал­мый калмый иде. Күке кыч­кырганны да көтү юк. Беренче булып су керү, Зәйни баенда­гы “күл”нең температурасын билгеләп чыгу малайларның дәрәҗәсен генә арттыра, икенче язга кадәр сөйләрлек сүз була иде. Ни гаҗәп, ул малайларның берсенең дә авырып ятканнары булмады.

Сабантуйлар җитсә, Зәйни бае кичке Сабантуйдан гөрләп торыр иде (элек безнең авыл­да Мөслим сабантуеннан соң кичке мәйдан була иде). Са­бантуйга бара алмый калган олысы-кечесе, яше-карты, җыелышып мәйданга төшә, иркенләп бәйрәм итә иде. Җыр-бию, гармун тавышла­ры ярты төнгә кадәр яңгырап торыр иде.

Данлыклы Ур күле (Урау күл) тагын. Чиста, йомшак суы белән истә калган. Без, кыз­лар, анда кер юарга төшәбез. Керләрне юып, чирәмгә җәеп киптереп кайтабыз. Керләр кипкән арада су кереп чыга­быз. Кышларын күл өсте тулы балыкчы булыр иде. Бәке ти­шеп, көне-төне балык тотар иде авыл халкы. Һәр елны ташу сулары кереп (ташу суы хәтта ындыр түренә кадәр ки­леп җитә иде), күл чистарып кала, балыкка байый. Җәй буе да балык тотып рәхәтлән генә!

Ур күленең иркен суларында

Колач җәеп йөздем, армадым.

Синнән башка

матуррак җирне,

Туган авылым, таба алмадым.

Беренче карашка мин кы­рыс, каты кешегә охшаган. Тиз генә, теләсә кемгә ачылып та китә алмыйм. Әмма миннән дә сентименталь, җебегән, елак кеше бар микән тагын! Шул җырны тыңлаганда, күзләремнән сыгылып-сыгы­лып яшь акты. Югыйсә, гап- гади шигырь юллары, көе дә... Нәрсәсе белән шул кадәр җебетте соң әлеге җыр минем ише томса бәндәне?! Балачак, яшьлекнең мәңге әйләнеп кайтмаслык мизгелләреме... Туган җир, туган авыл, туган нигез дигән изге төшенчә, син мине онытып барасың бугай, онытма, дип күңелнең бер кы­лын тибрәттеме... Авылымның үтә гади, кешелекле апа-абый­лары, әби-бабайларның, без дә бар идек бит бу дөньяда, дигән шикелле күз алдымнан бер-бер артлы үтүеме... Әлеге җыр, чыннан да, туган җир, ту­ган авылның, туган нигезнең башка берни белән дә чагыш­тырмаслык дәрәҗәдә газиз булуын тагын бер кат искә төшерде.

Җырның авторы – районыбызның Яңа Карамалы авылыннан Ләйлә Кәрамова- Солтангалиева икән. Ул Аз­накай районы Актүбә посело­гында инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Җырны Нарат Астында туып-үсеп, бүгенге көндә Мөслимдә яшәүче Мир­заян Кадыйров заказ биреп яз­дырган. Мирзаян үзе дә бик матур җырлый, балачактан ук сәхнә тоткан егет. Автор­лар аңа әлеге җырны башкару хокукын да биргәннәр. Авыл халкы исеменнән җыр автор­ларына, Мирзаян Кадыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мирзаянның исәбе – җәйгә шушы җырга клип төшерү дип тә ишеттек әле. Афәрин, Мир­заян! Синең кебек үз авылын чын күңеленнән яраткан, ту­ган авылының чын патриоты булган егетләр барында авыл­лар яшәр әле!

Бер җыр яздым әле.

Туган авылым,

Туган якка булсын бүләгем.

Матурлансын, яңарышлартелим,

Нарат Асты, туган төбәгем!

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.

Тегермәнлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев