VII Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумында
Форум барышында ишеткән-күргәннәрне язып, сөйләп бетерерлек түгел, кайбер тәэсирләрем, фикерләрем белән уртаклашам. Кая барсаң да, милләтебез өчен җан атучы татарларны, аларга теләктәшлек, ярдәм күрсәтүче башка милләт вәкилләрен очрату күңелгә хуш килде. Форумның беренче этабы Пермь каласының М.Горький исемендәге край китапхәнәсендә “Пермьнең тарихы шәhәр hәм край үсешендә. Тау-руда сәнәгате hәм Россиядә тау эшләрен үзләштерүдә татар халкының роле” исеме астында үтте.
Язманың башын 2022 елныд 23 ноябрендә чыккан "Авыл утлары" газетасыннан укырга мөмкин
Пермь крае территориясендә татарлар элек-электән яшәгән. XVII гасырдан башлап Урта Иделдән күчеп килүчеләр хисабына татар халкының саны арткан. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы сәнәгать үсеше күчеп килүчеләр агымын тагын да арттырган. Репрессия елларындагы вакыйгалар да бу төбәктә татарлар саны артуга хезмәт иткән. 2010 елда Пермь краенда 115 554 татар исәпләнгән. 1999 елдан Пермьдә татарларның миллимәдәни автономиясе эшли.
Аны Мөслим кияве – Россия Федерациясенең атказанган шахтеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор Дамир Закиров җитәкли. Ике көн барган форумны алып баручыларның берсе булды ул! Сүз уңаеннан, Дамир Галимҗановичның hәм хатыны Гүзәлия ханымның районыбызда яшәүче Вәлитовлар гаиләләренә һәм барлык мөслимлеләргә сәламнәрен җиткерәм.
Сәлам дигәннән, форум барышында тагын бер якташыбыз белән бик күңелле очрашу булды. Без туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинова белән бер-бер артлы чыгыш ясадык. Чыгышларыбыз тәмамлануга: “Мин дә Мөслим районыннан бит!” – дип, яныбызга шатлыктан балкыган күркәм генә ир-ат килеп басты. Яңа Үрәзмәт авылында туып үскән Әзhәр Хуҗагалиев булып чыкты ул. Хатыны да безнең яктан, Сөякәй авылы кызы Глүсә икән. Таныша-сөйләшә торгач шуны белдек: ул Пермь дәүләт университетында озак еллар проректор булып эшләгән, Пермь крае хакимиятендә хезмәт куйган, министр урынбасары вазыйфаларын башкарган. Хәзерге вакытта “Татнефтехиминвестхолдинг” компаниясенең Пермьдәге вәкиле булып эшли. Ул эшләгән компаниягә 53 учреждение карый икән.
Мөслимгә Бөтенроссия авыл сабантуена яки татар төбәкчеләре форумына килүчеләрне очратуыбыз турында язып тормыйм. Аларның һәркайсы Мөслимне яратып искә ала. Свердловск өлкәсенең Каменогорск-Уральск шәhәре Рамадан мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Сафин мәхәллә татарлары ярдәме белән без – мөсафирлар өчен мәҗлес оештырды. Аның ихласлылыгы, безне көтеп алуы бөтен йөзенә, үз-үзен тотышына чыккан һәм табында да күренә иде. Әзмәвернекедәй калын тавышлы имамның, изге теләкләр, Коръән аятьләре укып, безне каршы алганда аккан күз яшьләренең туган ягыннан килгән якташлары белән очрашуга сөенүдән, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә алуына шатланудан икәнен соңрак аңладык. Тумышы белән Кама Тамагы районыннан булган якташыбыз, Казанда югары дини белем алгач, җиде ел элек шушы шәhәргә юллама белән җибәрелгән. Ул үкенеп-көенеп яшәми, Аллаh кушканга разый булып, шул төбәктә яшәүчеләргә ислам динен, иман нуры таратып яшәве белән үзен бик бәхетле саный.
Туган якның кадере турында тагын бер мисал. Чиләбе өлкәсенең Мөслим авылы турында hәркайсыгызның ишеткәне бардыр. Әлеге авылның фаҗигасе турында бик аз белүебез җирле төбәкчеләр чыгышларын тыңлаганда да ачыкланды. Авылның 300 еллык тарихы бар. Мөслим авылының трагедик тарихы 1949 елның язында башлана.
(Ахыры бар).
Рушат Солтанов,
Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев