Мәскәүгә сәяхәт
“Сәяхәт ул – китап кебек. Кем сәяхәт итми, шул әлеге китапның бер битен кат-кат укый”, – диләр. Мин әлеге китапның икенче битен ачарга булдым: туганнарым белән башкалабызны күрергә дип Мәскәү шәһәренә юл тоттык.
Мәскәүгә самолётта очу тизрәк. Бер кешелек билет бәясе (бару һәм кайту) якынча 3 мең сум булды. Кунакханәне метрога якын булсын дип сайладык. Ике төн куну өчен 3 урынлы бүлмә 5800 сумга төште. Бу бәягә иртәнге аш та кергән.
Мәскәүне карап чыгу өчен метро белән “дуслашырга” кирәк. Анда, берничә тапкыр адашмыйча, дөрес юлны табып булмый икән. Мәскәү метросы кырмыска оясы шикелле: төрле юнәлешләргә илтүче линияләр бихисап. Дөнья картасы диярсең! Мәскәү халкы да кырмыскаларны хәтерләтә: үтүкләрен розеткадан алырга оныткан шикелле йөгерәләр! Шунысы бар, халык тәртипле: метрога керүчеләр уң яклап йөри, шул рәвешле чыгучыларга юл бирә. Мәскәү метросында бер тапкыр бару 62 сумга төшә. Өч көнлек карта 540 сум тора. Биш көнлек карталар да, лимитсызлары да бар.
Мәскәүдә электрон карта яки телефондагы “2ГИС” ярдәме белән генә сәяхәт итеп булмый. Алар дөрес мәгълүмат бирмәскә мөмкин. Кәгазь карталарга, урам исемнәре язылган махсус таблицаларга һәм юл сорап мәскәүлеләргә мөрәҗәгать итү отышлы.
Бәяләрне чагыштырсак, әлбәттә, Мәскәүдә алар югары. Әмма исем җисемгә туры килә дип әйтик. Мисал өчен, җәмәгать автобусында бер тапкыр баруның бәясе – 56 сум (Казанда ул 35 сум тора). Мәскәү автобусларында кондукторлар юк, түләү акча картасы ярдәмендә электрон формада башкарыла.
Традицияне бозмыйча, мавзолейга да кереп чыктык. Бушлай, әмма бик нык тикшереп кертәләр. Мавзолейның эш сәгатьләрен алдан белергә кирәк: дүшәмбе һәм җомга – ял, ә калган көннәрдә ул 10.00-13.00 сәгатьләрдә эшли. Анда бик караңгы һәм адым саен сакчылар тора. Мавзолейны урап чыгу өчен 15-20 секунд вакыт җитә. Мавзолейга баруымның сәбәбе бар иде: исемем Владимир Ленин хөрмәтенә куелган һәм “Ленин васыятьләре” (Ленинские заветы) дигәнне аңлата.
Кызыл мәйданнан ерак түгел “Зарядье” дигән зур парк бар. Заманча паркта тамак ялгап алырга да була. Сатучы ролен роботлар башкара. Гомумән, Мәскәүдә технологияләрнең алга китүе игътибарга лаек. Мәсәлән, автобусларда, тукталышларда, аэроэкспрессларда телефонны зарядкага кую өчен розеткалар ясалган.
Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) дә булдык. ВДНХ – Мәскәүнең иң популяр иҗтимагый киңлекләренең берсе, экспозицияләре, музейлары булган зур комплекс. Анда Космонавтика һәм авиация музее, “Халыклар дуслыгы” фонтаны, Москвариум (Мәскәү аквариумы) һәм башка бик күп ял итү, күңел ачу урыннары урнашкан. Москвариумда симфонияләр тыңлый-тыңлый су асты дөньясын күзәтергә була. Нинди генә балыклар, су хайваннары юк анда!
Тагын бер истәлекле урын – “Москва-Сити” эшлекле үзәге ерактан ук күзгә ташлана. Әлеге үзәктәге иң биек бина 107 катлы, аның биеклеге – 444 метр.
Мәскәүне өч көн эчендә нон-стоп режимында карап чыктык һәм бик канәгать калдык! Мәскәүдән кайткач, Казан бик кечкенә булып тоелды. Шулай да, кунакта ничек кенә рәхәт булмасын, өйдә яхшырак!
Лениза Мөхәммәтова, TMTV телеканалының тапшырулар продюсеры.
Фотолар – Лениза Мөхәммәтованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев