Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Магнитогорск тарихында – мөслимлеләр

Урал таулары аша салынган серпантин юлларда очраган таш кыялар, елга-күлләр, урманнар аңлатып бетерә алмаслык хисләр тудырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты рәисе, академик Альберт Борһанов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән булган делегатлар катнашында “Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем астында IХ Евразия фәнни төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының беренче этабының шушы калада үткәрелүе очраклы түгел. Магнитогорскиның төзелү тарихында һәм бүгенге тормышында татарларның роле зур булуын раслаучы бик күп мәгълүмат китерелде форумда.
Магнитогорск белән танышып йөргәндә андагы торак йортларның, хәтта административ биналарның күпчелегенең соры төстә булуы күзгә ташланды. Шәһәрнең чисталыгы, төзеклеге, үзенчәлекле архитектурасы соклану тудыра. 


Һәйкәлләрнең зур булуы игътибарны җәлеп итте. Җаек (Урал) елгасы ярындагы “Тыл фронтка корал бирә” һәйкәленең биеклеге – 15 метр! Ул 18 метрга күтәртелеп ясалган тауга урнаштырылган. Көнчыгышка – металлургия комбинатына каратып ясалган эшче сыны солдатка кылыч тапшыра, ә солдат көнбатышка борылган, анда – дошман... Уралда эшләнгән кылыч Сталинград сугышында Мамаев курганындагы “Ватан-ана” кулында күтәрелә, Берлинның Трептев паркындагы “Азат итүче солдат” һәйкәлендә төшерелеп ясала. Әлеге бердәм монументаль композиция Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының һәм коралының җиңүен символлаштыра. “Беренче палатка”, “Беренче паровоз”, “Металлург” һәйкәлләре дә, аларның тарихы да битараф калдыра торган түгел. 
Шәһәр күпмилләтле, анда 400 меңнән артык кеше яши. Сан буенча татарлар икенче урында тора (беренче урында – руслар). Опера һәм балет театры, драма, курчак театры, цирк, концерт заллары халыкка хезмәт күрсәтә. Магнитогорск шәһәре консерваториясе, техник университеты белән дә яхшы билгеле. Спортка килгәндә, “Металлург” хоккей командасын искә төшерү дә җитәдер.
Җаек елгасы яры буйлап күз күреме җитмәс территориядә корылмалар, биналар тезелееп киткән, алар өстендә бихисап торбалар тырпаеп тора. Аларның һәрберсеннән диярлек төтен, пар күтәрелә. Магнитогорск металлургия комбинаты, аның цехлары бүген дә тулы куәтенә эшли. Бу аңлашыла да: илебез катлаулы, тыныч булмаган еллар кичерә бит. Комбинатның да һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда да безне шәһәр, металлургия комбинаты төзелү тарихы, үзенчәлекле экспонатлары белән таныштырдылар, шаккатарлык мәгълүмат бирделәр. Форумда яңгыраган докладларда сокланырлык һәм үзәкне өзәрлек вакыйгалар мисалга китерелде. Шулар белән бергә мине һәм районыбызның туган як музее директоры Нәзилә Бәдретдинованы бик тәэсирләндергән вакыйгаларның берсе якташларыбыз белән очрашу булды. Алар турында язуга күчкәнче, Магнитогорск тарихына бәйле кайбер вакыйларга тукталыйк. Якташларыбызның язмышы да шул вакыйгаларга бәйле бит.
Магнитогорск тарихчысы, репрессияләүгә багышланган китаплар, мәкаләләр авторы, тарих фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музее галим-сәркатибе Галина Старикова китергән мәгълүмат бик гыйбрәтле.
Яшь совет дәүләтенә революциядән һәм гражданнар сугышыннан соң илне торгызырга, икътисадны күтәрергә, социализмның капиталистик системадан өстен булуын дөньяга танытырга кирәк була. Үткән гасырның 20нче еллары ахырында тимергә аеруча бай булган Магнит тавы итәгендә, Җаек елгасы буенда дөньяда тиңе булмаган металлургия комбинаты, анда эшләүчеләр, аларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен шәһәр төзергә карар кылына. 1929нчы елның 30 июнендә Магнитогорскига беренче поезд килә. Төзелештә яллы эшчеләр эшли башлый. Яшьлек дәрте ташып торган, социализм идеяләре белән янып яшәгән егетләр, кызлар, романтика юллаучылар күпләп төзелешкә килә башлый. Ләкин кул көче белән генә башкарылучы авыр эш һәм кызуда да, 40 градуслы салкыннарда да уңайлы шартлар булмаган палаткаларда яки баракларда яшәргә мәҗбүр булган халыкның күбесенең сабырлыгы җитми, китәләр. Иртән поезд белән күпме кеше килсә, кичен эшен ташлап китүчеләр саны да шулкадәр үк була. Халыкны зур төзелеш шартлары белән ирекле хәлдә тотып булмаслыгына төшенгән хөкүмәт 1931 елда “махсус күчеп килүчеләр”не (спецпереселенцы) бирегә китерә башлый. Бу чор большевикларның кулакларга каршы көрәш елларына туры килә. Урта хәлле крестьянга яки колхозга керергә теләмәгән авыл кешесенә кыеграк сүз әйтүчегә “кулак”, “дошман агенты” тамгалары сугылып, гаиләләре белән сөргенгә озатылучылар аз булмый. Бу “эшче куллар” качып китмәсен өчен махсус шулай эшләнелә.


Магнитогорск татарлар өчен аерым әһәмияткә ия. Бу шәһәргә нигез салуда, төзелешләрдә якташларыбызның зур хезмәте, көче кергән. Тарихчы Салават Әхмәтҗанов әйтүенчә, Магнитогорск шәһәрен һәм металлургия заводын төзергә гаиләләре белән 60 меңләп кеше озатылган, шуларның 40 меңе – Татарстаннан, ә татарларның саны кимендә 20 мең булган. “Мин бу саннарны исбатлый алам”, – ди ул. Аның бабасы да Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан 10 балалы гаиләсе белән Магнитогорскига сөрелгән. Моның өчен ишле балалы гаиләнең абзарында 2 ат, 2 сыер булу да бик җиткән...

Дәвамы бар.

Рушат Солтанов,

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Фото – Рушат Солтановның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев