Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелле һәм файдалы сәяхәт

“МИрас” ансамблендә шөгыльләнүче укучылар Санкт-Петербургка экскурсиягә барды.

Узган ел Мөслим сәнгать мәктәбе “Иң яхшы сәнгать мәктәбе” Россиякүләм конкурсының региональ этабында “Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы сәнгать мәктәбе” номинациясендә җиңү яулады һәм “Моя Россия – град Петров” мәдәни-сәнгать маршрутында катнашу хокукын алды.
28 сентябрь көнне без зур дулкынлану белән юлга кузгалдык. Самолетта очкан юк иде әле, Казан аэропортыннан Санкт-Петербургка без самолетта очтык. 

“Мәскәү” кунакханәсендә иртәнге ашны ашагач, безне шәһәр буйлап экскурсиягә алып киттеләр. Без Сарай һәм Сенат мәйданнарын, Исаакиев соборын, Мариинский сараен һәм театрын, Нева проспектын һәм тагын бик күп искиткеч урыннарны күрү бәхетенә ирештек. Петропавловск ныгытмасы илебез тарихында зур әһәмияткә ия. Император Романовлар йортының каберлеге дә, Бөек Петр белән бәйле экспонатлар да, Космонавтика музее да, артиллериянең хәрби-тарихи музее да шушында урнашкан. 

Россиядә һәм дөньяда иң зур мәдәни-тарихи музейларның берсе булган Эрмитажны күрми китү дөрес булмас иде. Иң тетрәндергәне дә, иң дулкынландырганы да шушы музей булды.

Искәндәр Зарипов, Мөслим лицееның 9 А сыйныфы укучысы.

Фото – Искәндәр Зариповның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев