Көтү бәйрәм төсен ала
Җәйге көтү чиратын күпләр көтеп ала. Авыл җирендә чиратлап оештырылган бу эш ялыктырмыйдыр, мөгаен...
Мөслимнең танылган көтүчесе бар иде. Мәрхүм Мисбах абыйның авызында – тәмәке, кулында чыбыркы булыр иде. Елгыр атында көтүдән качкан сыерларны җәһәт кенә табып алып кайтыр иде... Сыерын каршы алырга күпер башына җыелган халык дөнья хәлләре, яңалыклар турында гәпләшеп торыр иде. Бүген ул вакытлар төштәге кебек кенә. Мөслимнең матур урамнарыннан сыерлар беркайчан да йөрмәгәндер төсле. Бүген район үзәгендә көтү чыкмый. Аның каравы авылларда көтү озату-каршы алу традициясе әле дә дәвам итә.
– Шуганка белән Баланлы авылларыннан көтүгә 179 сыер чыгарыла. Гаиләләр, сыер санына карап, чират буенча көтү көтә. Гадәттә иртәнге биштә китеп, кич җиденчеләрдә генә кайта сыерлар. Көтүчесе яхшы булса, озаграк та тора. Бер сыерың булса, бер көн көтү көтәсең. Дүрт сарык бер сыерга тора. Үгезе булган кеше көтүгә, гомумән, чыкмый. Көтүнең рәхәтлеген аңлатып бетереп булмый: маллар сусыл үлән белән туклана, сөтләре арта. Кигәвен җәфаламаса, рәхәт мизгелләрнең чиге булмас иде. Көтүгә гаилә белән чыгасың. Ул көн бәйрәм төсе ала. Яланда ашаган “әндри әбәте”ннән дә тәмлерәк ризык юктыр, – ди Шуганка авылында яшәүче Рәзинә Хафизова.
Фото "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев