Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Истәлекләр барлаганда

Актив хәбәрчебез Наҗия Исәнбаевадан шундый эчтәлектәге хат алдык.

1982 елның март аенда классташ ике егетне менә шушы автобуска утыртып армия хезмәтенә озаттык. Күз күрмәгән, колаклар да ишетмәгән Әфган сүзе йөрәкләрне өзеп, күңелләрне телеп авылда бер үк көнне ике гаилә ишеген шакыды. Әти-әтиләре көн-таң атса балалары йөргән яктан хәбәр көтте...

Анда күргәннәрен, армия хезмәтенең авырлыкларын, ашау-эчү такылыкларын ,яшь кенә солдат дусларын югалту ачысын, сагыну-сагышларын алар кычкырып сөйләп йөрмиләр. Аларның кичергәннәре - күзләрендә, йөзләрендә...

Авыр сынаулар аша үткән егетләребез, Аллага шөкер, исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайттылар. Бүгенге көндә икесе дә үз гаиләләре белән Әлмәт шәһәрендә гомер кичерәләр. Авылдашларым, туганым Фаил Габделхаковка, Илһам Миннехановка ныклы сәламәтлек, озын гомер телим.Тыныч тормышларда, балаларынын игелек-шатлыкларын гына күреп яшәсеннәр дигән җылы теләкләрдә калам. Беребезнен дә якыннарын сугыш афәтләре йолкып алмасын иде... Күкләребез аяз, тормышларыбыз һәрчак аяз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев