Исемнәр
Борын-борын заманда яшәгән, ди бер әни белән әти. Аларның ике уллары булган, ди.
Зур улларының исеме – Байбулат, бәләкәенеке Булат булган, ди.
Көннәрдән бер көнне бу ике малай ярыша башлаганнар, ди, кемнең исеме әйбәтрәк, кемнеке матуррак?
Бервакыт, болар үзара ярышканда, яннарына әтиләре килеп керә дә, болай ди:
– Улларым, ярышмагыз, без әниегез белән сезгә ике төрле исем куштык. Байбулат – кыйбатлы, ныклы тимер дигән мәгънәдә йөри, ә Булат – иң каты, иң яхшы кылычларда кулланыла торган тимер дигәнне аңлата. Малайлар бу сүзләрдән соң башка талашмаганнар.
Берничә көннән соң егетләргә әтиләре эш куша. Урманга барып, киселгән агачлардан утын хәстәрлэп алып кайтырга кирәк, ди. Урманга барганда каршыларына ике малай очрый. Аларның исемнәре Ислам белән Самир була. Алар да үзара ярыша икән. – Минем исем матуррак!
Минеке байларча яңгырый! – дигән егетләрнең берсе.
Байбулат көлеп куйган һәм әйткән: – И и , малайлар , үртәшмәгез болай! Безнең әтиебез бер акыллы фикер әйтте. Тыңлагыз: сезгә әтиәниләрегез күңелләренә хуш килгән, мәгънәле исемнәр кушкан. Исем белән сүз көрәштермиләр!
Бу әкият безне бер-беребезнең исемнәрен кадерләргә өйрәтә!
Ислам Нуруллин. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы
Авылымда кыш
Чеметтереп битне, Тешли кышкы суык.
Әйтерсең лә кызык итә,
Өйгә кертмәкче ул куып.
Бизәкләгән тәрәзләрне,
Ул бит – оста рәссам.
Шундый кышкы матурлыкны
Күрер идек кайчан?
Кышкы авыл, туган авылым,
Киенгәнсең акка!
Кем юксынмый икән сине Читкә киткән чакта?
Алсу Гиздатуллина, Әмәкәй мәктәбе .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев