Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа ел бәйрәме тарихы. Җитмешенче еллар

Без бәйрәмне могҗиза көткәндәй көтеп алдык. Шулай, безнең өчен шәрә кәнфитләр дә – олы күчтәнәч, җәннәт сые, мар­ля күлмәкләр дә иң затлы кием булган. Бүген исә балаларыбыз, оныкларыбыз көн дә кунак сы­енда, көн дә затлы киемнәрдән. Бу рәхәтлекләрнең кадерен генә белсеннәр.

Әлфинур Нургалиева,

62 яшь. Үрәзмәт.

– Яңа ел якынлашкан саен балаларның да, олыларның да – мәшәкате арта. Беренче чиратта бәйрәмгә кием әзерләргә кирәк. Кызлар, гадәттә, “снегурочка” – кар бөртеге булып киенә. Моның өчен ак күлмәк кирәк. Материал эзләп интекмибез: әни ферма­да савымчы булгач, сөт сөзәргә дип бирелгән марля җитәрлек. Әсма әбекәем – тегүче. Күлмәк итәкләренә мамык тегеп, аның өстенә мөһерләр тегеп чыгу – ми­нем эш. Шул рәвешле чәй курга­шыннан яки мамыктан калфак та тегелә.

Күчтәнәч салу өчен пакет­ларны да өйдә үзебез тегеп илтә идек. Башлангыч классларда укы­ганда аны – “Социалистик Та­тарстан” газетасыннан, соңрак капчык кәгазеннән тегә идек. Әбекәй безгә генә түгел, күрше- тирә балаларына да машинада тегеп бирде пакетларны. Алар­ны мәктәпкә илтеп бирәбез. Укы­тучы апалар пакетларга Кыш ба­бай күчтәнәчләре тутыра. Анда ниләр булуы да кызыксындыра­дыр. Килолы прәннек, кәгазьгә төрелмәгән шәрә конфетлардан да тәмлерәк күчтәнәч юк иде безнең өчен. Әтисе яки әнисе про­фсоюз члены булганнар ул вакыт­та ук мандарин, әфлисун кебек эк­зотик җимешләр белән сыйлан­ды. Соңрак башка балаларның пакетларына да алма, мандарин сала башладылар.

Мәктәптә класс бүлмәләрен бизәү өчен уенчыкларны да кул­дан ясадык. Ул вакытта төсле кәгазь урынына яшел, сары, зәңгәр дәфтәр тышларын кул­ландык. Кәгазь чылбырлар, фо­нариклар, челтәрләр элеп куй­гач, бүлмәләр бәйрәм төсен ала иде. Ничек кенә булмасын, бала вакыттагы Яңа ел бәйрәмнәре күңеллерәк тә, матуррак та иде.

Без бәйрәмне могҗиза көткәндәй көтеп алдык. Шулай, безнең өчен шәрә кәнфитләр дә – олы күчтәнәч, җәннәт сые, мар­ля күлмәкләр дә иң затлы кием булган. Бүген исә балаларыбыз, оныкларыбыз көн дә кунак сы­енда, көн дә затлы киемнәрдән. Бу рәхәтлекләрнең кадерен генә белсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев