Яңа ел бәйрәме тарихы. Илленче еллар
Төнге сәгать 11дә, бәйрәм тәмамланганнан соң, авыл халкы чыршыдагы уенчыкларга ябырылды. Тагын берничә ел шулай бөтен уенчыкларны җыеп алып бетерделәр. Ул нинди гадәт булгандыр?!
Фаягөл Гайнетдинова,
– Мин – Үрнәк авылы кызы. Без бәләкәй чакта Яңа ел бәйрәмнәре мәктәптә үтә иде. 1 класста укыганда Яңа ел бәйрәмен зарыгып көтеп алганым хәтердә. Ике класслы мәктәпнең олырак бүлмәсенә чыршы куялар. Аны үзебез кәгазьдән ясаган кар бөртекләре белән бизибез. Картоннан эшләнгән ялтыравык балыклар, башка хайван рәсемнәре дә эленә. Клубта чыршы бәйрәме үтмәгәнлектән, авыл халкы да мәктәпкә килде. Әле ул чакта тере Кыш бабай да күргән юк бит. Менә ул, чанасын тартып, Кар кызын ияртеп, бүлмәгә килеп керде. Кыш бабайның авылдагы шәфкать туташы Ольга апа Никонова икәнен танып алгач, бераз кәеф төште- төшүен. Шулай да бәйрәм итү теләге көчле иде. Тиз үтте бу халәт.
Без бәләкәй чакта өйдә Яңа еллар, туган көннәр үткәрү гадәте бөтенләй юк иде. Шулай да әнкәйнең, алдан өйләрне җыештырып, стеналарга – чигүләр, тәрәзә кашагаларына сөлгеләр элгәне хәтердә. Яңа туган елның беренче көнендә әнкәй мичтә бик тәмле итеп тәбикмәк пешерә иде.
Мәктәптән соң педагогия көллиятен тәмамлап, башта – Тойгелдедә, 1966 елдан Сал. Муханда эшләдем. Комсомол секретарьлары, яшьләр бергәләп клубта үткәрдек бал-маскарадны. Чыршы бизәү өчен уенчыкларны Мөслимгә җәяү барып алып кайттым ул елны. Төнге сәгать 11дә, бәйрәм тәмамланганнан соң, авыл халкы чыршыдагы уенчыкларга ябырылды. Тагын берничә ел шулай бөтен уенчыкларны җыеп алып бетерделәр. Ул нинди гадәт булгандыр?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев