Газетага алмаш юк
Район газетасының 90 елдан артык тарихы, мәгълүмат җиткерүнең үз ысуллары бар!
“Авыл утлары”ның даими авторлары бар. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә. Газетага үз исемеңнән язма бирү бер яктан – кызыклы, икенче яктан – зур җаваплылык. Чөнки язма укучыларда нинди фикер уятачагын алдан әйтеп булмый. Даими авторыбыз, Вәрәшбаштан Миләүшә Хәсәнова да әле резонанслы, әле хисле язмалар җибәреп тора – укып барасыздыр.
Миләүшә Хәсәнова – “Авыл утлары”ның иң тугры укучыларыннан. “Әти-әни гомер буе күп итеп газета-журналлар алдырды. Әти, кайчан карама, газета укый һәм язмаларның эчтәлеген безгә дә сөйли, бәхәсләшә иде. Әни авылда башка кеше язылмаганда да, газеталарга һәрвакыт язылып барды”, – дип сөйли ул.
Миләүшә апаның “Авыл утлары”нда беренче язмасы башлангыч классларда укыганда ук басылып чыга.
– Татар теле укытучыбыз Тәскирә апа иҗади яктан тәрбияли иде. Атна саен иншалар, шигырьләр яза идек. Шунда дүрт юллык кына самими эчтәлекле беренче шигыремне район газетасына җибәрдек һәм ул басылып чыкты. Әле миңа шуның өчен бер сум гонорар да кайтты. Ул вакытта бер сум – зур акча, аңа биш ипи алып була иде, – ди Миләүшә Хәсәнова.
Үскәч, студент вакытларында иҗат белән шөгыльләнми ул. Ә менә Вәрәшбашка укытучы булып кайткач, тагын илһамланып китә, яңадан-яңа язмалар тудыра.
– Авылда язу яраткан шөгылемә әверелде. Төрле газета-журналларга язып, хикәя конкурсларында катнашып, призлы урыннар да яуладым. Акчалата бүләкләр дә алдым. Язмаларны укып кына калмыйм, кисеп ябыштырам, тегелмәләр җыям. “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары алдырам. Гомумән алганда, биш мең сумлык газета-журналларга язылабыз. “Авыл утлары”ннан яңалыклар белән танышып барам, аеруча талантлы кешеләр турында укырга яратам, рецептлар буенча аш-су әзерлим. Хәбәрләрне интернет аша белү – бер нәрсә, әмма газетаны бернәрсә дә алыштыра алмый, – ди әңгәмәдәшем.
Хәсәновлар өч бала – ике ул һәм бер кыз үстерә. Төпчекләре – 8 яшьлек Асылъяр. Кызчыкка махсус “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын” басмаларын алдыралар. Ул аларның барысын да укып бара. Әле күптән түгел “Көмеш кыңгырау”да язмасы да басылып чыккан. Асылъяр аны горурлык белән безгә дә күрсәтте. Хәсәновларда яшь корреспондент үсеп килә.
Газета-журналлар оештырган конкурсларны аеруча ярата Хәсәновлар. Әле күптән түгел дини эчтәлекле бәйгедә катнашып, кыйммәтле бүләк отканнар. “Язма эш җибәргән идек, беренче урын алганбыз. Кызым белән икебезгә ике велосипед биреп кайтардылар. Әле башта ышанып бетә алмадык”, – дип шатлыгын уртаклашты Миләүшә ханым.
Үзе укытучы булгач, Миләүшә ханым укучыларда да газетага карата мәхәббәт тәрбияли. Класс сәгатьләрендә газеталарга күзәтү ясыйлар, язмалар җибәреп торалар икән.
Авыл җирлегендә яңалыкларны каян беләләр? Күп еллар дәвамында район газетасы яңалыкларның бердәнбер чыганагы булган. Бераздан радио, аннары телевидение барлыкка килә. Хәзер исә кайберәүләр мәгълүматны интернеттан гына алабыз, дигән була. Газетаны кимсетеп, бер якка алып куя. Шуңа карамастан, “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы 1931 елдан бирле – мәгълүмат сагында. Булган, бар һәм булачак...
Динар Минһаҗев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев