Дөнья күргән бәхетле
Безнең әти-әниләр заманында Болгария, Румыния, Чехославакия, Кубага бара алган Мөслим кешесен лотереяга “Волга” оту белән тиңләп булыр иде. Ә егерме беренче гасыр – сәяхәтчеләргә капка ачылган га-сыр ул. Кеше хәзер мич башына менеп төшкән кебек кенә Төркиягә бара да кайта.
Мин унике ел сәяхәт итәм, дөньяны үзем генә белгән яктан ачудан, табигать матурлыгыннан ләззәт алам. Шул ук Төркиядә таш арасында роза гөлләре үсеп утыра бит, җәмәгать! Нәрсә-нәрсә, ә сәяхәтләргә тотылган акча чыгымнарын суга салу дип һич тә уйламыйм. Мөслимнең кадере дә чит илләрдә алган гыйбрәтләрдән соң арта гына бара. Әле июль аенда гына Казанда медицина техникасы җиһазлары инженеры белгечлегенә белем алучы Әмәкәй авылы кызы Азилә Насретдинова Германиядә ун көнлек практика узып кайтты. Алар – 11 студент бу бәхеткә ДААД программасы буенча 2018 елның сентябрендә конкурс аша узып ирешкәннәр. Университет һәр балага төшкән 52 мең сумлык чыгымны да үзе түләгән. Барысы биш шәһәр – Берлин, Цвиккау, Гадерборн, Мюнхен, Мюнстерда булганнар. Шушы шәһәрләрнең өчесендәге университетларда яңа заманча технология аппаратларын күреп шаккатканнар. Аларның күбесе Мәскәү хастаханәләрендә дә юк.
Германия – Азиләнең үз гомерендә чит илгә беренче сәяхәте. Мәскәү аша очканнар. Немец шәһәрләре бик чиста, тик Мюнстер кырындагы бер кечкенәсендә пычраклык күргәннәр. Анысы да урыслар яши торган шәһәрчек икән. Кибетләр, барлар кичке 8 сәгатькә кадәр генә эшли. Төнлә электр яндырып, дөньяны балкыту да юк. Бары тик фонарь лампалар гына яна. Ял көннәрендә, гомумән, тынлык. Бер оешма, кибет, күңел ачу урыннары да эшләми. Яшьләргә күңелсез. Шул парк-скверларда көне-төне укып ятсаң гына. Монда студентлар да чагыштырмача карт – 27 яшьләрдә.Үз илләрендә бакалавр дипломы алып, монда янәдән бакалаврның беренче баскычыннан башлап укучылар 30-35 яшькә кадәр белем өстиләр. Тәртипләр шундый. Азилә сөйләвенчә, немецлар – велосипед коллары, урамнарда полиция машинасына юл бирү – закон. Үзләре спорт белән шөгыльләнсәләр дә сэндвич, бутерброд, бавыр котлеты, бәрәңге, башка төр фосфуд ашап көн күрәләр. Студентлар бик тиз туйганнар бу ризыклардан. Кибеттән атаклы немец шоколады, колбаса, сосискаларын сатып алып ашаганнар. Сатуда бездәге тәмле ипиләр дә юк, ә бутерброд өчен багетлар гына икән. Инглиз телендә аралашырга әзер булып барсалар да, кибетләрдә гел урысча эндәшкәннәр аларга. Үзебездә туып-үсеп, Германиягә күченгән ватандашларыбыз күп шул анда. Азиләдән турыга бәреп сорадым:
– Алман илендә калыр идеңме?
– Анда һава чиста, кешеләр ачык, ярдәм итәргә генә торалар. Отельләрдә – чисталык-тәртип. Без төннәрен шәһәрдән-шәһәргә күченеп, юлда булдык. Ә көндезләрен практика буласы университетта һәм экскурсияләрдә уздырдык. Әлбәттә, 5-10 ел эшләргә мин дә баш тартмас идем, – диде студент кыз.
Хе-ее-е....! Ун ел Германиядә яшәгән кеше анда гомерлеккә кала шул. Һәрхәлдә статистика шулай күрсәтә.
Азилә – минем хезмәттәшем – Әмәкәй авылы китапханәсе мөдире Нәзирә Насретдинованың кызы. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укып, БДИны уңышлы тапшырды. Казан Идел буе университетына керү мөмкинлеге булса да, КНИТУны кулай күрде ул. Ялгышмаган, хыялларын тормышка ашырып укый, яши бит әнә. Тиздән сентябрь, укулар башлана. Казан көтә аны!
Гөлназ ШӘМСИ, Иске Карамалы.
Фото – Айзилә Насретдинованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев