Чулпан Дәүләтова: и туган тел!
Мамаңнан сора! Папаң нигә звонить итә? Ватсапта әнисе кызына яза: “Кызымка, укудан соң в деревню әбикага поедИм!” (поедИм – ашыйбыз. “Кызыл калфак” әкиятендәге кебек әбине ашарга барабыз булып чыга түгелме?) Белмәүчеләр өчен поедЕм – барабыз, кайтабыз. Аермасы бармы? Бар шул! Мондый хаталар ясаганчы, язмавың хәерлерәк.
Һәм шундый “текә” стильдәге аралашуны Татарстанда бик еш очратырга була. Хата белән, ике телне бутап язу, сөйләшү адым саен. Ни кызганыч, хәтта телевидение дикторлары шулай сөйләшә.
Бар иде заманалар. Без студент вакытта урысча аралашу “текәлек” билгесе иде. Татарча сөйләшсәң, син – авыл баласы, имеш. Кайбер ата-аналар әнә шулай, балаларын шәhәрнекегә әйләндерергә теләп, туган телдән ваз кичтерергә ничек кенә тырышты әле?! Һәм теләкләренә ирештеләр дә. Афәрин!
Соңгы унсигез елда миңа күп сәяхәт итәргә туры килде. Чит ил татар гаиләләрендә дә кунакта булдым. Һәм беләсезме нәрсә? Шул Америка, Австралия, Канада, Ауропа илләрендә туып үскән балалар татар мәккәсе булган Татарстан халкына караганда күпкә дөресрәк һәм матуррак итеп туган телдә аралаша; татар теле белән, татар булуы белән горурлана. Сокландым аларга! Менә ул кайда безгә үрнәк?!
Мәскәүдә яшәгәндә дә андый маңкортлар (туган телен белмәүчеләр) белән аралаштым. Әмма тора-бара алар безнең белән чагыштырганда үзләренең лузер (мескен) булуларын аңладылар. Нигә дисезме? Чөнки туган телен белмәгән адәм тарихын да, нәселен дә белми дигән сүз. Үзем унике ел элек Татарстаннан күченеп китсәм дә, туган телне онытырга хакым юк. Туган телем – туган җирем белән элемтәм, татарлыгым белән горурлануым билгесе. Дуслар, сезгә дә теләгем шундый. Әйдәгез, бергәләшеп туган телдә аралашыйк, ана телебезне саклыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Рәсемдә: Сан-Францискода АКШ, Австралия, Япония, Кытай, Төркия, Рәсәй татарлары белән очрашу. Без барыбыз да татарча аралаштык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев