Чит җирдә олтан булганчы, авылыңда солтан бул!
Язма, авылда яшәп, туган нигезендә солтан булган авылдашларым турында.
Әле үзара салым килеп чыкканчы, моннан 7-8 еллар элек мәрхүм Салихҗан Вәлиев (урыны җәннәттә булсын) 18 кешедән торган исемлек төзегән иде. Болар – Иске Карамалы һәм Күбәктә туып-үсеп, читтә дан казанган күренекле затлар. “Шулардан авыл үсешенә матди ярдәм сорап карыйм әле. Нүжәли ярдәм итмәсләр?!” – ди. Әйе, исемлектән икесе авылыбызга изгелек эшләде. Рәшит Борһанов мәчет салдырды. Ә Зәки ага Исламовның уллары Илдус һәм Илгиз зиратны төзекләндерү, Сабантуйга спонсорлык итүдән тыш авылдагы обелискны гөл итеп төзекләндереп куйдылар. Калганнар – шымытыр!
Иске Карамалыга – 285 яшь. Аңа 1735 елда нигез салынган. Күбәк белән соңгы 70 елда, өйгә-өй тоташып, өч чакрым ярымлы авыл булып яшәсәк тә, 27 яшькә яшьрәк ул. Түреш кебек, өй саен шагыйрь, язучы дип тә мактанырлыгыбыз юк. Бердәнбер академик-профессорыбыз Флүн Мусин Мәскәүдә Ломоносов исемендәге университетта белем алган филология фәннәре докторы иде. Туган нигезе таркалып, авылга төбәп кайтыр кешесе дә булмады бахырның. Шулай да 3-4 елга бер сабантуйларда күргәләдек. Икенче билгеле зат – Диктат Галиев. Төрле елларда Мөслим районы хакимиятендә җитәкче постларда эшләгән кеше. Халыкка ул өченче секретарь буларак таныш һәм якын. Күмелүе дә туган авылыбызда. 18 кешелек әлеге исемлектә Диктат абыйның кызлары булмаса да, кияүләренең авыл мәчетенә 60 мең сумлап акча калдырып киткәннәрен беләм. Күңелендә матур гамәлләр булган кешегә рәхмәттән башка сүз юк.
Иске Карамалының өске урамына (Яшьләр урамы) менсәгез, Әндереш, Яңа Сәфәр, Бәкәбез, Әмәкәй, Коммуна, Исәнсеф, Октябрь һәм башка авыллар халкын да очратырсыз. Аларның балаларының туган авылы исә – Иске Карамалы. Моңа 1970 елда 13нче санлы “Алга” ПМКсы төзелү “гаепле”. МТС итеп нигез салынган аңа. Шулай итеп озын бер урам – килгән кешеләр. Ә балалары – безнеке! Кемнедер Казан, Мәскәүләргә бирсәк, үзебезгә дә өлеш чыккан. Ул урамдагы ике катлы 2 йорт- коттеджга кызыккан чакларыбыз да булды. Мал асрамыйлар, имеш. Соңрак ничек кенә асрадылар әле! Иске Карамалыда 350 башлы, Күбәктә 200 башлы көтүлек бар иде. Ашатыр җир аз, Усы урманына кадәр телне асылындырып барабыз. Кайтуы – мең газап. Ә хәзер – күп дигәндә 35 данә мөгезле эре терлек. Заманасы башка шул.
Ике авылның кыл уртасында утырса да, мәктәбебез – Күбәк урта мәктәбе. Дөрес, ике еллап Иске Карамалы урта мәктәбе булып йөргән. Данлыклы директорыбыз Зәйнак Вәлиев – мин беренче сыйныфка кергәндә колхозның партоешма секретаре (2 ел тирәсе шул эштә булган), ә җизнәсе Сәйдел Вәлиев мәктәп директоры иде. Аннан тоташ 9 ел Зайнак абый кул астында белем алдык. Дөрес, курка идек үзеннән. Чын директор булган ул. Әле алтынчы сыйныфта ук, кирәк әйберемне сорап, аңа гариза язып кертә идем. Бу бит – ул өйрәткән тормыш мәктәбе. Дәресләрен дә лекция итеп уздыра, конспект язу – мәҗбүри. Мәктәптән үк безне югары уку йортларына әзерләгән шәхес. Минтимер Шәймиевне беренче тапкыр президент итеп сайлаганда ышанычлы кешесе булды. Казанда фатир белән бүләкләнеп, соңгы елларын шунда яшәде. Өч баласы да Казанда югары постларда эшлиләр. Төпчек улы Илнур – очучы, бәрәңге бакчаларына посылка ташлап киткән кызык чаклар да булды.
Без бит әле игезәкләр авылы да. Югыйсә, суыбыз да начар, авызга алмалы түгел, ә игезәкләр туа. Монысы шаярту булса, саннар болай – ун пардан артык игезәк авылыбызда туган, уннан артыгы – килен- кияү сыңарлары, әле оныклар, оныкчыклар да бар. 2007, 2012 елларда бөтен республиканы шаулатып игезәкләр фестивале уздырдык. Мактанырлыгыбыз бар.
Авылны кем бизи? Мисаллар җитәрлек. Дүрт класс белем белән 87 яшенә кадәр шигырь язган Гөлфания әби Шәңгәрәева бар иде. Рифма-ритм төгәл. Табигый сәләте аны сәхнәләргә менгерде. 100 яшькә җиткән Фәгыймә Кәримовага, үзенең 4 баласыннан тыш, ятим оныклары Инсаф һәм Илиза да “әни” дип үстеләр. Ходай кемгә бер гасыр гомер бирәсен үзе белә. Бөтен Мөслим районына 9 уллы бердәнбер гаилә дә – бездә генә. Хамматшиннар алар. Актанышның бер авылында 9 кызлы гаилә бар. Шуларны очраштырып, кичә ясау хыялын тормышка ашырып булырмы инде...
Озак еллар без Куйбышев исемендәге колхоз булып яшәдек. Урта кул рәтендә йөрде хуҗалык. Әмма ул чор рәхәт еллар булып хәтергә уелган. Авылда – ике кибет. “Туңдырма кайткан” дигән хәбәр бөтен авылга тарала. Берничә көннән тозлы балык яисә ирләр өчен тәпәндә сыра да була. Хәлвә савымчыларга гына сатылган кытлык елларны да уздырдык. Әмма шунысы хак, 1988 елда урта урамга асфальт җәелде. 1993 елда исә өйләргә зәңгәр ягулык – газ керде.
“Авыл бетә” дигән фикер күктән алынмаган. Безнең авыл җирлеге буенча һәр өченче өй буш. Әмма авылда калган замандашларым җирлекне яшәтәчәк әле. Алдагы буын балаларын дыңгычлап шәһәргә тыгып бетерде дә, өй саен әби- бабай хәзер. Шуңа да безнең белән бергә авыл да картая. 285 яшь уен-муен түгел шул. Революциягә кадәр 2 мәчет, 6 указлы мулла тәртиптә яшәткән Иске Карамалыны. Ә хәзер бу тәртип юк. Киләчәккә ышаныч аз.
Йөреп торгач, төрек авылларын да, ингушларның 25-30 мең кешелек станицаларын да, чеченнарның бик бай, өчәр катлы өйләрдән торган салаларын да, Египет һәм Туниста Африка чүле авылларын да күрдем. Ашкынып кайтканым һәм бүген яшәгән җирем – Иске Карамалы.
Гөлназ Шәмси, Иске Карамалы авылы китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев